Рамазан ае ахырына якынлашканда, дөресрәге аның соңгы ункөнлеге эчендә Ләйләтул Кадр яки Кадер кичәсе дигән бер төн бар. Күпләр бу төн быел 2024 елда кайчан, ничәсенә туры килә, аны ничек уздырырга, нинди догалар укырга дип кызыксына. Бүгенге язмабыз шул хакта булыр.

Кадер киче нинди кичә?

Бу төннең бөеклеге турында Коръәндә язылган. Бу хакта анда әл Кадр дип аталган тулы бер сүрә бар. Бу сүрәдә Аллаһы Тәгалә Кадер кичәсенең фазыйләтләре турында хәбәр итә. Анда Изге Коръән нәкъ шул төндә иңдерелә башлаган дип әйтелә. Аллаһу Тәгалә мөэминнәрдән сорый, беләсезме ул нинди кичә дип һәм шунда ук җавап та бирә. Кадер киче мең кичәдән дә хәерлерәк, бу төнне күктән чиксез күп фәрештәләр иңә, бу төндә иртәнгә кадәр тынычлык, иминлек булачак ди. Ягъни бу изге кичәдә безнең кылган дога-гыйбадәтләребезнең әҗере мең тапкырга арта, аларның кабул булу ихтималы да бик зур булачак. Шуңа күрә мөселманнар бу бөек төнне бик дулкынланып көтәләр.

Кадер кичәсе 2024 елда кайчан, ничәсенә туры килә?

Кайбер хәдисләрдә Кадер киче Рамазанның 27 нче төне буларак билгеле. Ә 2024 елда 27 төн — 5 апрельга туры киләчәк. Әмма Кадер киченең датасы төгәл билгеле түгел, чөнки Мөхәммәд пәйгамбәр (саллалаһу галәйһи уә сәлләм) әйткән: «Рамазан аеның соңгы ун төнендә Кадер кичәсен так саннарда эзләгез», — дигән.

Шуңа күрә Кадер төнен нәкъ менә так санлы даталарда эзләргә кирәк. Ә алар түбәндәгечә:

  • 30 март — Рамазанның 21 нче төне;
  • 1 апрель — Рамазанның 23 нче төне;
  • 3 апрель — Рамазанның 25 нче төне;
  • 5 апрель — Рамазанның 27 нче төне;
  • 7 апрель — Рамазанның 29 нчы төне.

Бу төннәрдә аеруча тырышып догалар кылырга кирәк.

Күп кенә мөселман галимнәре Рамазан аеның 27 нче төненең мөһимлеген ассызыклаганнар, аны гыйбадәтләр кылу өчен иң яхшы кичә дип санаганнар. Еш кына шәһәрләр һәм илләр дәрәҗәсендә Кадер кичәсе хөрмәтенә бәйрәмнәр нәкъ менә шул көнне узган.

Шулай ук, Кадер кичнең билгеләрен дә белергә кирәк, алар якынча шундый:

Кадер киче билгеләре

  • Бу төндә күк аеруча йолдызлы.
  • Һава температурасы артык суык та эссе дә түгел.
  • Явым-төшем көтелми, күк аяз.
  • Йолдызлар атылмас.
  • Иртән кояш аяз, нурсыз чыгачак һәм йомшак кызгылт яктылык белән балкып торачак.

Кадер кичен ничек үткәрергә?

Кадер кичәсен үткәрү өчен төгәл генә билгеләнгән намазалар һәм аерым  тәртибе юк. Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләдән үзегезгә һәм якыннарыгызга теләгәнегезне сорап төрле догалар кылырга була.

Хәдисләрдә Мөхәммәд пәйгамбәрнең сөннәтеннән бер кыска дога китерелә, аны ул Кадер кичендә хатыны Гайшәгә укырга киңәш иткән:

Кадер киче догасы укылышы:

«Аллааһүммә иннәкә гәфүввүн түхибүл гәфвә фәгфү гәннии».

Кадер киче догасы татарча мәгънәсе:

Аллаһым! Син гафу итүче, гафу итүне сөясең, мине дә гафу ит!

Бу доганы күп тапкырлар укырга кирәк, Кадер кичендә генә түгел, көн саен укысаң да яхшы, шулай ук мәгънәсен аңлап тәрҗемәсен генә уку да бик әйбәт.

Кадер киче — елдагы иң кыйммәтле кичә. Аны догада үткәрергә тырышыгыз. Әгәр дә мөмкинлек бар икән, Коръән укыгыз, күп итеп Аллаһы Тәгаләне искә алыгыз (зикерләр әйтегез), Мөхәммәд пәйгамбәргә салаватлар әйтегез, шулай ук нәфел намазлары укыгыз, бигрәк тә ирләргә мәчеттә җәмәгать белән бергә төнге һәм иртәнге намазларны уку бик яхшы. Һәм инде, әлбәттә, үзегез, якыннарыгыз һәм барлык мөселманнар өчен дога кылып сорарга онытмагыз!