Мөхәррәм ае — мөселман календаренең беренче ае санала. Мөхәррәм ае керү белән мөселманнарның яңа елы башлана.
Әлеге бөек ай турында Коръәндә дә Сөннәттә дә күп искә алына. Шуңа күрә бу айда һәр мөселман күп изгелекләр эшләп калырга тырышырга тиеш.
Бөек имам Газали әйтүенчә, ин шә Аллаһ, ошбу айда изгелекләрне күп эшләү, елның башка айларын да бәрәкәтле итеп үткәрергә ярдәм итә.
Мөслим риваять кылган бер хәдистә: «Мөхәррәм ае ураза тоту өчен Рамазан аеннан кала иң яхшы ай» — диелә. Моннан күренгәнчә. Бу айда нәфел уразалары тоту, башка айларга карый күпкә әҗерле.
Икенче бер хәдистә (Табранинең) » Мөхәррәм аенда тотылган бер көн ураза — 30 көн тотылган ураза әҗеренә ия» — диелә.
Мөхәррәм аеның унынчы көне — Гашура көне.
Мөхәррәм ае Аллаһка тәүбә итү гыйбадәт кылу ае, шуңа күрә гөнаһлардан котылу һәм зур әҗерләргә ирешү мөмкинлеген җибәрмәгез.