Бәләкәй бала мәрхүм булгач нинди догалар укырга кирәк?

Балигъ булмаган бала вафат булгач укыла торган дога

Аллаһүммә-җгәльһу фәратан вә зүхран ли-вәлидәй-һи вә шәфигән муҗәбән. Аллаһүммә, сәккыль биһи мәвәзинә-һүмә, вә агзыйм би-һи уҗүра-һумә, вәль-хикһу би-салихиль мүэмининә, ваҗгәльһү фи кәфәләти Ибраһимә, вә кыйһи би-рахмәтикә газабәль-җәхими, вәбдильһу дәран хайран мин дәрихи, вә әһлән хайран мин әһлиһи! Аллаһүммәгфирли әсләфи-нә, вә әфрати-нә вә мән сәбәка-нә биль-имәни!

Йә Раббым Аллаһ, ошбу баланы җәннәттә ата-аналарын каршы алучылардан кыл, Кыямәт көнендә аны әти-әниләренә шәфәгать кылучы ит! Йә Раббым Аллаһ шушы бала хакына ата-аналарының мизанда изге гамәлләрен авыр ит. Бу баланы изге кешеләр белән тоташтыр, Ибраһим галәйһиссәләм тәрбиясенә урнаштыр, үзеңнең рәхмәтең белән җәһәннәм газабыннан имин кыл, аңарга җәннәттә тагы да яхшырак йорт бир. Йә Аллаһ, безнең әти-әни, әби-бабаларны вә балаларыбызны һәм бездән алдан иман белән дөньядан үткәннәрне гафу кыл!

Зиратка каберенә баргач ничек дога кылырга

Иң беренче итеп зыярат капкасыннан кергәч тә түбәндәге доганы укырга тәкъдим ителә:

“Әссәләәмү галәйкүм йәә әһләл-кубүүр йәгъфируллааһү ләнәә вә ләкүм. Әнтүм сәләфүнә вә нәхнү бил-әсәр”.

Аннан соң кабер янына килгәч ким дигәндә бер тапкыр Фатиха һәм 3 тапкыр Ихлас сүрәсен (кульһү Аллаһ…) укып түбәндәгечә дога кылсагыз була:

Әлхәмдүлилләһи раббил галәмин. Вәссаләтү вәссаләмү галә расулинә Мүхәммәдин вә гәла әлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн. Йә Раббым Аллаһ шушы укыган Коръән аятләремне кабуллардан кыл, әҗерләрен иң беренче чиратта пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм рухларына аның гаиләсе, сәхабәләренә, барлык пәйгамбәрләр рухына, шушы зиратта мәрхүм-мәрхүмә булып яткан барча әрвахлар рухына ирештер. Йә Раббым Аллаһ шушы укылган аятьләрнең әҗерләрен вафат булган балам (кем улы яки кызы кем икәнен исемен әйтеп) рухларына җиткер, аны Кыямәт көнендә әти-әниләренә шәфәгать кылучы ит! Йә Раббым Аллаһ шушы бала хакына ата-аналарының мизанда изге гамәлләрен авыр ит. Бу баланы изге кешеләр белән тоташтыр, Ибраһим галәйһиссәләм тәрбиясенә урнаштыр, үзеңнең рәхмәтең белән җәһәннәм газабыннан имин кыл, аңарга җәннәттә тагы да яхшырак йорт бир. Йә Аллаһ, безнең әти-әни, әби-бабаларны вә балаларыбызны һәм бездән алдан иман белән дөньядан үткәннәрне гафу кыл! Әлхәмдүлилләһи раббил галәмин. Вәссаләтү вәссаләмү галә расулинә Мүхәммәдин вә гәла әлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн.