Ел саен, 28 май көнне, чик сакчылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Әлеге дата илебез чикләрен саклау буенча хәрби бурычын үтәгән яки бүгенге көндә дә бу җитди хезмәтне башкаручы һәр кешегә карата ихтирам һәм хөрмәт хисе уята.

Чик буе гаскәрләре көне яки Чик сакчылары көне Россия президентының 1994 елның 23 маендагы 1011 номерлы Указы белән «Россиянең һәм аның чик буе гаскәрләренең тарихи традицияләрен торгызу максатларында » билгеләнгән.

Чик сакчылары көне белән!



Пограничниклар көне белән котлаулар

Чик сакчысы булып хезмәт иткән ир-егетләрне, шулай ук бүгенге көндә дә Ватаныбыз чикләрен саклаучы һәр солдатны бәйрәмнәре белән тәбрикләп, алар алдында баш иябез, сәламәтлек телибез. Чөнки аларның тырышлыгы белән дәүләтебез халкы тыныч яши. Алдагы тормышларда барчабызга да тыныч тормышта яшәргә насыйп булсын. Үсеп килүче яшь буын илебезнең тынычлыгын саклаучыларга лаеклы алмаш булып үссен.

***

Чик сагында торучыларны, чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләребезне бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Сезгә исәнелек-саулык, гаиләрегезгә иминлек, муллык, бәхет телибез. Илебезнең күге һәрвакыт аяз булсын, безнең чикләрне дошман үтеп кермәсен!

***

Сезне чын күңелдән Чик сакчылары көне белән тәбрик итәбез. Сезнең уяулык һәм намуслы хезмәтегез — илебез чикләренең ныклыгын һәм гражданнарыбызның тынычлыгын тәэмин итә. Сезгә Ватан төшенчәсе аеруча якын, чөнки сез чик сакчылары — беренче һөҗүмне үзләренә алучылар. Сез фидакарь хезмәтегез аша илебез чиге ышанычлы кулларда булуын раслап киләсез. Җаваплы һәм намуслы хезмәтегез өчен чын рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезгә тыныч хезмәт, нык сәламәтлек, якыннарыгызның исән сау бәхетле булуларын телибез.

***

Элеккеге чик сакчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, бәхетле матур тормыш телибез. Елларыбыз имин, чикләребез һәрчак тыныч булсын!