Дога кылу – сөннәт гамәл. Дога – гыйбадәтнең җелеге, мөэминнең коралы, җир белән күкнең нуры, диннең терәге. Доганың сөннәтләре һәм әдәпләре бар.
Ашаган ризыкның һәм кигән киемнең хуш һәм хәләл булуы доганың сөннәтләреннән булыр.
Күңелне догага хәзер кылу, кабуллыгына шиксез ышану доганың сөннәт һәм әдәпләре булыр. Тәүбә итеп җаныбызны хаталардан һәм гөнаһлардан тазарту, соралган нәрсәнең килүен ашыктырмау, кабул булмый торуны озак дип санамау доганың сөннәтеннән булыр.
Дога кылуда ялкау булма. Дөреслектә, коллардан шундый бер кеше булыр, Аллаһы Тәгалә аның сораганын ишетер һәм сораганын бирүне кичектерер.
Дога кылучы Аллаһы Тәгаләне догасын кабул кылуда ихтыярлы кылмас, ягъни “Әгәр теләсәң, бир Син миңа шул нәрсәне, теләсәң ярлыка Син мине”, дип әйтмәс. Догада бер нәрсәне хаслап сорау тиешле.
Дога кылуда даимчелек ит. Бер мәртәбә дога кылсаң, җиде мәртәбәгә кадәр тагын кыл. Рәхәт һәм хушлык, тынычлык вакытында доганы күп кыл. Бәла вакытында ул дога өстенлеккә ирешер.
Догада Аллаһы Тәгалә хәмед һәм сәна, пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә салават әйтүне элек кыл. Моның соңында ихлас белән дога кыл. Догада Ислам әһленең барчасы өчен сора. Үзеңнең сораган һәм теләгән нәрсәләреңнең барысын әйтеп, максат ителгән нәрсәләреңнең барысын да әйтеп дога кыл. Теләгән нәрсәңә кызыгуны олы эш дип бел. Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә өчен сораган нәрсәңне бирү авыр булмас. Догада көйләүдән, гаҗәп һәм тиң булмаган сораулардан, чиктән чыгудан саклан. Мәсәлән: “Ий, Аллаһ, Син миңа җәнннәттәге шундый-шундый сарайны бир” дип сораган кебек. Күңелеңә изгелектән төшкән нәрсә белән дога кыл. Догаңда кәсеп итми генә дәүләт сорау, гамәл итми генә җәннәт сорау кебек нәрсәләрдән саклан.
Дога кылыр алдыннан тәһарәт ал яисә госел ал, кыйблага каршы бул, үзең өчен дога белән башла, ике кулыңны күкрәк турысына күтәр, ике учыңның эчен үзеңә бор, ике тезеңә тезлән. Дога кыла торган нәрсәңне өч мәртәбә сора, ике кулыңны күкрәгеңә мескеннең ризык сораганы кебек җый, дога сүзләре белән тавышыңны түбән кыл, дога кылгач, ике кулың белән йөзеңне сыпыр. Догаңа “Амин” дип әйт һәм кабуллыкны сизсәң, Аллаһы Тәгаләгә хәмед әйт.
Дога кабул булмауның берничә сәбәбе бар:
- Хәрам ризык куллану.
- Кешеләрне рәнҗетү
- Дога кылганда шикләнү
- Гыйбадәттә ялкаулык күрсәтү
- Гайбәт сөйләү
- Саф чиста йөрмәү
- Тәкәбберлек чире белән авыру
- Саран булу
- Башкаларга карата хөсетле булу һ.б.