Әлеге хәл 1998 елның 14 нче октябрендә, континентара авиаочыш вакытында була.

Бер хатын самолетта кара тәнле ир-ат белән янәшә туры килә. Моңа үзенең канәгатьсезлеген барысы алдында да күрсәтергә теләп, бу хатын самолетта тавыш чыгара, стюардтан үзенә бүтән урын табуын таләп итә. Стюард, самолет тулы икәнен әйтә, аптырагач бизнес класста урын юкмы икән дип белешергә китә.

Калган пассажирлар бу хәлгә шаккатып карап торалар. Әлеге хатын нинди тәрбиясез һәм җәнҗал чыгаручы булуы аркасында бизнес класста очачак…

Мескен кара тәнле ир-ат бик уңайсызлана ләкин бер сүз дә эндәшми. Ә җәнҗалчы хатын үзенең җиңүе һәм бизнес класста очачагы белән канәгатьләнеп горур гына стюардның килгәнен көтә.

Берничә минуттан стюард килеп җитә. Соңга калуы өчен гафу үтенә, бизнес класста бер урын таптым һәм урыннарны алмаштырырга рөхсәт сорап пилот янына кердем, шуңа соңардым, беркемне дә проблема тудыручы белән бергә утырыга мәҗбүр итәргә хакыбыз юк дип пилот рөхсәт бирде, ди.

Пассажирлар колаклары ишеткәнгә ышанмыйча торалар. Ә бу вакытта теге хатын, җиңүче кыяфәте белән торырга әзерләнә.

Шул ук вакытта стюард кара тәнле ир-атка таба борылып: «Мистер, әйдәгез мин сезне бизнес класстагы яңа урыныгызга озатып куям. Шундый күңелсез хәл тудыручы кеше янына утырырга мәҗбүр булуыгыз өчен, безнең командир компаниябез исеменнән сездән түбәнчелек белән гафу үтенә» ди.

Пассажирлар бердәм рәвештә, проблеманы шулай уңай хәл итүе өчен самолетның персоналын тәбрик итәләр. Ә һава корабының командиры белән стюард компания тарафыннан бүләкләнәләр.