Купшыл — рус телендә щегол дип атала. Бу кошлар безнең планетада киң таралган, аларның яшәү урыннары: Көнбатыш Европа, Төньяк Африка, урта Себер, Иран, Һиндстан һ.б.

Бу ыругның типик вәкиле булып кара башлы купшыл (черноголовый щегол) санала. Безнең Татарстан территориясендә аның нәкъ шул төре күпләп очрый.

Купшылның гәүдә озынлыгы 12 см чамасы, авырлыгы якынча 20 гр. Бик матур, төрле төстәге каурыйлары әлеге кошны чыннан да бик купшы итеп күрсәтә.

купшыл

кара башлы купшыл (фото)

Купшылның башы, күз кырыйлары, канатлары һәм койрыгы кара төстә. Ә менә йөзе, карлыгачныкы кебек кара-кызыл, әйтерсең лә битлек кигән. Корсагы аксыл, сыртына таба аксыл төс салмак кына ачык көрәнгә әверелә. Чем кара канатларында ачык сары полосалар бар.

купшыллар

купшыл (щегол)

Ана кошлар аталарыннан артык нык аерылмый. Алар да шундый ук төстә, тик башларындагы кызыл битлекләре генә кечкенәрәк, күзенә кадәр, ә ата кошның битлеге күзе турысыннан бераз арткарак чыгып тора, ягъни кызыл төс аңарда күбрәк.

Бала кошларның каурыйлары олы кошларныкыннан нык аерыла. Аларның башында кара полоса, кызыл битлекләре булмый, ә ярты ел чамасы вакыт узгач кыяфәтләре тулысынча алмашына, яңа каурыйлар үсә.

купшыл

купшыл баласы

Купшыллар табигатьтә чүп үләннәренең орлыклары һәм шулай ук бөҗәкләр белән тукланалар. Алар чүп үләннәренең орлыгын чүпләп кешеләргә файда китерәләр.

Характеры буенча купшыл бераз талашучан, янына нык якын килгән кошларга саескан кебек кискен тавыш белән чыркылдап һөҗүм итеп алырга да мөмкин, әмма вольерда яшәгәндә күршесендәге кошларга тиз ияләшә һәм үзен тыныч тота. Көнбагыш, тигәнәк, киндер, ылыслы агач күркәләренең орлыгын яратып ашый.

купшыл

купшыл (фото)

Купшыл — җырчы кошлардан санала, шунлыктан аларны, кенәриләр кебек, читлектә дә асрыйлар.