Хәзерге вакытта ташбакаларның 250 гә якын төре билгеле. Алар тропик, экваториаль һәм урта пояста киң таралган. Тереклек итәр өчен эссе чүлләрне, тропик урманнарны, биек булмаган тауларны, далалрны, елга-күлләрне, сазлыкларны, диңгез яр буйларын һәм океан киңлекләрен үз күрәләр.
Ташбакаларның бик кечкенәләре дә, бик зурлары да була. Кайберләре 600 килограммга кадәр җитәргә мөмкин (мәсәлән тиречел ташбака). Шулай ук ташбакалрның бик тәмле ите өчен югары бәяләнә торганнары да бар — ансы яшел ташбака. Шуңа күрә аны аш ташбакасы дип тә йөртәләр.
Ул тропик пояста (диңгез суларында) яши. Аның озынлыгы 1,5 метр, авырлыгы 450 килограмм. Аш ташбакасы суда бик яхшы йөзә, очлыклары ишкәк кебек. Тәненең чыгып торган өлешләре — очлыклары, башы һәм койрыгы — панцирь эченә тартылмыйлар.
Әлеге ташбаканың төп ризыклары — суүсемнәр, моллюсклар, буынтыгаяклылар. Яшел ташбака үрчү чорында утрауларның комлы яр буйларына чыга һәм шунда күкәй сала. Ана ташбака күкәйләрен (бер ояда 200 гә якын күкәй була) комга 20 сантиметр тирәнлеккә күмеп куя. Күкәйдә нәни ташбакалар 1,5—2 ай үсәләр. Аннары озынлыгы 4-5 см булган кечкенә ташбакалар ком астыннан чыгып суга төшәләр.
Ташбака йомыркалары кулинариядә югары бәяләнә. Шуңа күрә, барлык тыюларны һәм чикләүләрне узып, браконьерлар ташбакаларның үрчү урыннарына баралар, ояларын эзлиләр һәм йомыркаларын казып алалар.
Яшел ташбаканың ите дә бик тәмле, шуңа күрә Европа һәм Америка илләрендә аларга ихтыяҗ зур. Кызганыч, бүген бу ташбакаларның саны кимүгә таба бара, чөнки аларны интенсив рәвештә аулыйлар һәм йомыркаларын урлыйлар.
Колумб экспедицияләре вакытында, яшел ташбакаларның зур көтүләре хәтта корабларга юлны томалый торган булган, ә бүген, ул, кайчандыр кораблар өчен үтү авыр булган, урыннарда, хәтта бер ташбака очрату да бик кыен.