Мөхәммәдия мәдрәсәсе 1882 нче елда Галимҗан хәзрәт Баруди тарафыннан ачыла. Эшли башлавының беренче елларында ук гыйлем бирүнең югары дәрәҗәсе белән аерылып торган.
Галимҗан Барудиның Төркия, Мисыр, Мәккәгә сәфәр кылып кайтуыннан соң (1886-1891 еллар) укыту процессы тамырдан үзгәртелә: Мөхәммәдия мәдрәсәсе Рәсәйдәге җәдитчелеккә нигезләнгән иң беренче мәдрәсәгә әверелә.
Барлык шәкертләрнең төп өлешен Казанның татар бистәләрендә яшәүче малайлар тәшкил иткән, югары сыйныфларга башка мәдрәсәләрдә гыйлем алган яшүсмерләр кергән.
Дәресләр бик күп төрле булган. Мәсәлән: гарәп теле, фарсы теле, Коръән, Тәфсир, Хәдис, Фикх һәм башка күп кенә фәннәр укытылган. Уку әсбапларын Галимҗан Баруди үзе төзегән.
Дини фәннәр, дөньяви фәннәр белән аралаштырылып бирелгән. Дөньяви фәннәрдән: математика, география, табигать белеме, медицина, гигиена, гомуми тарих, Рәсәй һәм татар халкы тарихы, педагогика укытылган.
Мәдрәсәләр арасында беренчеләрдән булып рус теле өйрәнелгән.
Галимҗан Баруди чит илдә сәфәрдә һәм шулай ук сөргендә вакытында (1908-1912 еллар) мәдрәсә белән аның туганы Габдрахман Баруди җитәкчелек иткән. Укулар 1921 елга кадәр дәвам иткән.
Мөхәммәдия мәдрәсәсе Идел-Урал регионындагы иң зур мәдрәсә булган. Егерменче гасыр башына укучылар саны 800 кешегә җиткән.
Уку программалары, укуны оештыру процессы күп кенә башка, җәдидчелек мәдрәсәләренә («Буби», «Хөсәения», «Галия») үрнәк буларак хезмәт иткән.
Мәдрәсәне тәмамлаучыларның күп өлеше, яңа ысул буенча белем бирүне алга сөрүче имам-хатыйплар, мөгәллимнәр булып киткәннәр.
1907 елны «Мөхәмәдия» мәдрәсәсе базасында мөгәллимнәр өчен җәйге курслар ачылган. Югары дәрәҗәдәге гыйлем алу, гимназия имтиханнарын тапшырып югары уку йортларына да керергә мөмкинчелек биргән.
Совет чорында да мәдрәсәдә алган гыйлемнең кирәге югалмаган, шәкертләр мәктәпләрдә мөгалимнәр булып эшли башлаган, «Мөхәмәдия» дипломы махсус урта педагогик уку йорты дипломына тиң булган.
Совет заманыннан соң, 1993 елда, мәдрәсәнең тарихи бинасы янәдән мөселманнар кулына тапшырылды. Мәдрәсә бүгенге көндә дә дәрәҗәле дини уку йортларының берсе булып санала.
Мәдрәсәнең официаль сайты: https://mohammadiya.tatar/
Укырга керүчеләр өчен мәгълүмат монда: УКЫРГА КЕРҮЧЕЛӘР ӨЧЕН