12 март көнне Әлмәт районы Мөхтәсибәте, Мөслимәләр җәмгыяте, Ак Калфак хатын кызлар оешмасы белән берлектә Әлмәт шәһәрендә » Киемем — куңелем бизәге » дип аталган мәдәни дини чара узды .
Кунаклар арасында Республиканың мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина, язучы, галим,тарихчы Фәузия Бәйрәмова, Мөхәммәдия мәдрәсәсе мөгәллимәсе Флера Ханнанова бар иде.
Милли киемнән килгән хатын кызларыбызга Р. Фәхреддин мемориаль музееннан, Х. Әхмәтшин исемендәге туган якны өйрәну музееннан килгән белгечләр милли киемнәрнең узенчәлеге турында сөйләделәр , кургәзмә материаллары курсәттеләр.
Чараны мөхтәсибәтебезнең урынбасары Мөхәммәд хәзрәт һәм имамыбыз Әхмәт хәзрәт Корьән аятьләре укып башлап җибәрделәр.
Чара чыгышлар, мөнәҗәтләр белән урелеп барды.
Бу матур мәҗлес Әлмәт шәһәренең мөслимә хатын кызлар җәмгыяте җитәкчесе , эшмәкәр Рәйханә Ханнанованың хәләл кафесында узды. Кунаклар йөз сиксәннән артык кеше ,пылаулар ашап , чәйләр эчеп, рухи байлык туплап милләтебез өчен горурланып таралыштылар.