2020 елның 31 июлендә Татарстан мөселманнары Корбан бәйрәмен билгеләп үтә.

Ислам динендәге олуг бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме (Ид әл-Әдха) — Ислам календаре һиҗри исәп буенча Зөлхиҗә аеның 10 нчы көнендә башлана һәм тагын өч көн дәвам итә. Ягъни мөселманнар 31 июль, 1, 2 һәм 3 август көненең Ахшам намазына (кояш баюга) кадәр Корбан чала алалар. Әлеге көннәр тәшрик көннәре дип атала.

Корбан бәйрәме барышында мөэмин-мөселманнар корбанлыкка тәкә яки башка мөгезле эре терлекне чалалар.

Бәйрәмнең кыскача тарихы

Бу бәйрәм Ибраһим пәйгамбәрнең тормышы һәм аның эш-гамәлләре белән бәйле. Тәүрат (Тора) традицияләрендә башка дин әһелләре аны Авраам буларак беләләр.

Пәйгамбәрнең 86 яшенәкадәр балалары булмаган, шуннан соң гына Исмәгыйль туган. Бер көнне Ибраһим галәйһиссәләм төшендә бердәнбер улын корбанга китерергә тиешлеген күрә (пәйгамбәрләр, гади кеше түгел, алар бары чын (Аллаһтан булган) төшләр генә күрә)

Аллаһы Тәгаләнең боерыгына каршы килергә базмыйча, ул Мина үзәненә килә. Исмәгыйльне корбанга китерергә әзерләнә башлый. Исмәгыйль дә әтисенә каршы килми, Раббысына буйсына.

Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәләмнең бик авыр булса да, чын күңелдән әмерне үтәргә җыенганын күрә, соңгы мизгелдә ул сынауны туктата, тугрылыгыңны расладың, дигән сүзләр ишетә. Корбан тәкәгә алыштырыла. Аллаһы Тәгалә мондый сынауны бары пәйгамбәрләргә генә бирә. Шушы вакыйгага нигезләнеп, Ислам динендә Корбан бәйрәме, корбан китерү традициясе барлыкка килгән.

Мөселман руханилары Ид әл-Әдха бәйрәменең асылын төрлечә аңлата. Әмма барысы да бер уртак фикерне әйтә: бәйрәмнең асылы корбан китерү процессында түгел, ә Аллаһ ихтыярына буйсынуда.

Бәйрәмнең мәгънәсе Аллаһка якынаю, аңа иман китерү. “Корбан” сүзе гарәпчәдән “якынаю” дигәнне аңлата. Традиция буенча, Корбан гаете көннәрендә дин юлындагы кешеләр ярату һәм шәфкатьлелек, мохтаҗларга ярдәм күрсәтәләр. Шушы гамәлләре белән Аллаһыга якынаялар.