Менә шундый заман җитәр.
Ата анага хөрмәт бетәр,
Балалардан шәфкать китәр
Туганнардан рәхим китәр
Менә шундый заман җитәр.
Дин гыйлемен уку бетәр,
Мәҗлесләрне вәйран итәр,
Галимнәрдән чалма китәр
Менә шундый заман җитәр.
Ир балада гайрәт бетәр,
Хатын кыздан хәя китәр,
Балалардан өмет бетәр
Менә шундый заман җитәр.
Биналары биек булыр,
Эче тулы җиһаз булыр
Дин дөньясы бозык булыр
Менә шундый заман килер.
Галимнәре вәгазь сөйләр,
Кайберләре гайбәт сөйләр,
Адәм хәвеф белән үлер
Менә шундый заман җитәр.
Атасыз бала күбәер
Фахишлек зина күп булыр,
Мәчетләрдә уен булыр
Менә шундый заман җитәр.
Гөнаһны һич тә белмәсләр,
Биш вакыт намаз кылмаслар
Заман каһәрен белмәсләр
Менә шундый заман җитәр.
Фәкырь булса бирә алмас,
Ару булса күрә алмас,
Теле гаеп сөйләп армас
Менә шундый заман җитәр.
Шундый дөньяга алданып,
Гомерләре үтеп китәр,
Әҗәл вакыты килеп җитәр
Менә шундый заман җитәр.
Дөньялыкта ямьнәр бетәр,
Халык китәр уңга сулга,
Изге гамәл һич кылмаслар
Бихисап мал булыр кулда.
Зур зур биналар салырлар,
Ашыгып анда барырлар,
Эчендә гауга корырлар
Менә шундый заман җитәр.
Кяфер кием киярләр,
Мине күрсеннәр диярләр,
Тәгамнең барын җыярлар
Менә шундый заман җитәр.
Базарлар да очсызланыр,
Яңгырлар да сирәк явыр,
Хәрам ашаулар күп булыр
Менә шундый заман җитәр.
Халык әһле көчсез булыр
Хәйләкәр адәм күп булыр,
Дин иясе гаҗиз булыр
Менә шундый заман җитәр.
Балалары түрә булыр,
Хатыннары солтан булыр,
Һәм ирләре коллар булыр
Менә шундый заман җитәр.