Әлмәттә мөселман мәктәбен ачып җибәрү фикере Фәһим Әхмәтҗановка берничә ел элек килгән, ләкин аның барлык нечкәлекләрен аңлагач, бу теләк сүрелде ди ул.

Әлмәттә православ епархия ачылып, анда җибәрелгән рухани православ динен үстерү максаты белән православ гимназиясен ачу эшен ныклап башлаганнан соң, мөселман мәктәбен ачу фикере янә актуальләшкән. Фәһим хәзрәт сүзләренчә, православ гимназиясен төзү мөселман мәктәбен булдыру фикеренә әйләнеп кайтырга этәргеч булган.

Нур мәктәбе хакында

«Православ гимназиясен ачу эшләре мөселман мәктәбен ачу фикеренә этәргеч бирде. Без дә мөселман балаларыбыз өчен мәктәп булдырыйк дигән фикергә куәт өстәде алар. Мөселман мәктәбен ачу фикеренә янә әйләнеп кайттык һәм шәһәр җитәкчелеге тарафыннан да, диния нәзарәте тарафыннан да уңай җавап алынды.

Казанда «Госмания» мәктәбе бу эшне уңышлы башкара, үзебезнең җирлегебездә дә мөселман мәктәбен ачып җибәрү теләгебезне мөфти Камил Сәмигуллин хуплады һәм диния нәзарәтенә документ эшләрен башкарырга әмер бирде. Аның фатихасы белән эш башланып китте.

Татарстан президентының нефть сәнәгате мәсьәләләрендә киңәшчесе Шәфәгать Тәхәветдиновка финанс ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек, ул ризалык бирде һәм ремонт чыгымнарын тулысынча үз өстенә алды. Документ эшләрен, уку программасын төзү эшен башкарырга район җитәкчелеге ярдәм итә» — ди Фәһим хәзрәт.

Нур мәктәбе хакында

«Мәктәпнең максатларының берсе – балаларга балачактан ук ислам дине нигезләрен аңлатып үстерү. «Күп кенә мөселманнарда нишләп динне иртәрәк тота башламадым икән, хәзер күбрәк белер идем дигән үкенү хисе яши. Алар балаларыбызны сабый чактан ук динне өйрәтеп тәрбияләр идек дигән теләк белән яши» — дип әйтә Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов.

Мәктәптә ислам дине татар теле белән үрелеп бара. Әлмәт «Нур» мәктәбе балаларны татар мохитен булдырып укытырга ниятли. Моны Фәһим хәзрәт яшь мөселман гаиләләре арасында татар теленә карата битарафлык белән аңлата һәм бу күренешне үзгәртү теләген белдерә.

«Яшь мөселман гаиләләрендә татар теленә карата битарафлыкны ничек тә булса бетерү юлын табарга кирәк. Балаларда татар теленә мәхәббәт уятып тәрбияләргә кирәк. Балалар аша ата-аналар да татар телен камилләштерә башласын дигән максат та бар. Ата-аналарына аңлатып бетерә алмасак та, балаларына татар теленең әһәмиятен аңлату өчен эшләячәкбез. Безнең ата-бабаларыбыз элек-электән бик укымышлы булган. Алар белемне татар теле, гарәп теле аша үзләштергән. Мисал итеп шәркыятче галим Әнәс Халидовны китереп була. Гарәп теленнән татарчага һәм урысчага сүзлекләр төзегән, тәрҗемәләр ясаган. Тел белгече булмасаң, андый дәрәҗәләргә җитеп булмый» — ди Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе.

Әлмәт «Нур» мәктәбендә чит тел буларак гарәп теле өйрәтеләчәк. Моны, бүгенге көндә инглиз телле белгечләрнең күп булуы белән аңлаталар. Шуларга көндәшлек булсын дип гарәп теле белгечләрен чыгарырга җыеналар:

«Гарәп теле белән татар телен өйрәтеп, киләчәктә бәлки Халидов кебек галимнәр чыгар» — дигән өметен белдерә Фәхим хәзрәт Әхмәтҗанов. 

Нур мәктәбе хакында

Ата-аналарда мөселман мәктәбенә ихтыяҗ зур. Мәктәп мөхтәсибәткә бирелгән җирлектә урнашкан, анда интернат рәвешендә яшәтү мөмкинлеге бар. Мәктәптән 20 метр ераклыкта кызлар мәдрәсәсе урнашкан, анда яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган. Ләкин мәктәпне интернат итү максаты куелмаган, бу җаваплылык белән дә бәйле, ди Фәһим хәзрәт.

Укучылар гомум белем дәресләрен алып, өстәмә дәрес вакытына кадәр шул мәдрәсәдә ял итә алачак, аларны ашату да шул мәдрәсә ашханәсендә булачак. 

Математика дәресе урысча укытылачак, калганнарында татар теленә өстенлек биреләчәк, мәсәлән, «Табигать белеме» татарча укытылачак. Балаларны махсус белемле белгечләр укытачак. Укытучыларны туплау эшендә мәгариф идарәсе булышты, ди Әхмәтҗанов.

Аның сүзләренчә, укытучылар арасында килеп кызыксынып китүчеләр булган.

Мәктәп бинасы ике катлы, мәйданы 500 кв. метрдан артык. Эчке яктан заманча эшләргә тырышулары сизелә. Әхмәтҗанов әйткәнчә, мондагы матурлыкны күреп баланың мәктәпкә йөрергә теләге тусын дип зәвыклы итеп эшләнелгән. Һәр сыйныф бүлмәсендә интерактив такта, коридорда татар милли бизәлешле махсус тегелгән пәрдәләр, сыйныф ишекләре ак төстә, аларга да милли бизәлешле рәсем төшерелгән.

Быел 2020 елда спорт залы да төзелә башлады.