Беренче кыраулар төшә башлагач, бакчада әле кызара башлаган гына помидорларны җыеп алырга туры килә. Тик алар бик тиз чери.Аларны ничек сакларга?

Иң элек яшел помидорларны кайнар (60 градус) суга салып 2 минут тотабыз. Аннан аларны йомшак чүпрәк белән сөртеп, кояшта киптерәбез һәм тартмаларга урнаштырабыз. Берничә кызыл помидор да салсаң, яшелләре тизрәк өлгерәчәк. Дөрес итеп саклаганда, помидорларны декабрьгә кадәр саклап була.

Моның өчен яшел помидорларның һәркайсын кәгазьгә төреп, җимеш сабын өскә каратып, агач яки катыргы тартмаларга тезәбез. Катламнар арасына (алар өчтән артмаска тиеш) коры торф яки пычкы чүбе сибәбез. Тартмаларны салкын, коры урынга куябыз.

Саклаганда, помидорларның ярылган урыннары булса,тоз сибәргә кирәк. Болай эшләгәндә, алар череми.

Помидорларны 5 литрлы банкаларда да сакларга мөмкин. Моның өчен аз гына кызара башлаган, юып киптерелгән помидорларны банкага тутырабыз. Ике аш кашыгы спирт салабыз да спиртны яндырабыз. Банканы кулга алып берничә тапкыр селкеткәләгәннән соң, стерильләштерелгән капкач белән тиз генә ябабыз. Болай эшләгәндә, помидорлар өлгереп, банкада 3-4 ай дәвамында сакланачак.