Салкында туңмас өчен ни эшләргә?

Иң җылы кием дә һәрвакытта да салкыннан саклый алмый. Түбән температурада урамга чыкканчы, яхшы итеп ашарга кирәк. Азык-энергия чыганагы, һәм ул энергиянең күп өлеше тәнне җылытуга китәчәк. Төп кагыйдә — ризык калорияле һәм борычлы тәмләткечләр кушылган булса әйбәт. Мәсәлән, тәмләткечләр кушылган симез сыер ите, яисә борыч белән тәмләтелгән тушенкалы карабодай. Тәмләткечләр алмашу процессларын һәм кан агымын көчәйтә – нәкъ менә салкында шулар кирәк тә.

Кием тыгыз, ләкин иркен, гадәти хәрәкәтләрне кыенлаштырмый торган булырга тиеш. Көчле салкын кебек аерым очраклар өчен өске киемнең аерым комплектын булдыру яхшырак. Хатын-кызлар салкын көннәрдә гадәти тун урынына куртка яки пуховикка өстенлек бирә алалар.

Мондый киемгә төп таләп — җил үткәрмәүчәнлек, ягъни аста, җиңнәрдә һәм муен өлеше максималь капланган булу шарт. Барысы да тыгыз итеп киелгән, свитер джинска кыстырылган (бу барыбер өске кием астында күренми), модалы баш киеме урынына, башны һәм бигрәк тә колакларны тулысынча каплый торганын өстенрәк күрергә кирәк.

Шул ук кагыйдә аяк киеменә дә кагыла. Ул табанга тыгыз итеп ятарга тиеш түгел, бәлки эчтә һава мендәре хасил булсын өчен ирекле булырга тиеш. Әгәр аяк кысылса, иң җылы йон оекбашлары да ярдәм итмәячәк.

Әгәр урамда озак басып торырга туры килсә, табаннарга горчица пластыре тасмаларын ябыштырырга була. Алар кыздырып торачак һәм аякларга туңарга ирек бирмәячәк