Ютәл организмның саклану реакциясе һәм шуңа күрә аны дөрес дәваларга кирәк.
Ютәл вакытында какырык бүленеп чыкса, бу юеш ютәл дип атала. Какырык белән бергә тын юлларыннан авыруны барлыкка китергән ярсыткычлар да чыга. Шуңа күрә дәваланганда какырык чыгуны яхшырта торган препаратлар кабул итәргә кирәк.
Какырык чыксын өчен җылы сөткә 1:4 нисбәтендә селтеле минераль су, бер аш кашыгы бал һәм атланмай (хайванның эч мае булса да ярый) кушып эчәргә мөмкин.
Ютәлне йомшарту өчен, күкрәкне һәм арканы (йөрәк турысына ярамый) каз мае яисә бурсык мае белән сылыйлар. Майга сытылган сарымсак салу файдалы.
Эремчекле баллы катнашма ясап, шуны арка, күкрәк турысына компресс итеп кую да уңай нәтиҗә бирә.
Юеш ютәл булганда «Либексин», «Седотуссин» һәм башка төрле ютәлне бетерә торган препаратлар эчү тыела.
Әгәр ютәл коры икән, күп итеп сыеклык эчү һәм бүлмәдәге һаваны дымландыру мөһим. Андый очракта муколитик чаралар куллану яхшы. Мәсәлән: «Амбробене», «Бромгексин» эчәргә киңәш ителә.

