15. Имам намазны укып торганда соңгарак калып килгән кешегә намазның кайсы гамәле булса да, имамга тиз арада оеп, шул гамәлне үти башлау – ваҗиб. Хәтта имам ахыргы кагъдәдә булса да, аңа оеп калу – саваплы.
16. Имам кыямда кычкырып сүрә укыган вакытта килеп оеган кеше “Сәнә”не укымый, эчтән укыган вакытта килеп оеган кеше генә укый. Кыямнан башка гамәл вакытында оеган кеше дә “Сәнә” укымый.
17. Имам бер рәкәгатьнең рөкүгендә булган вакытта килеп оеп, имам торганчы рөкүгъкә иелеп өлгергән кеше, шул рәкәгатькә җитешкән булып санала. Имам рөкүгътән торгач, кыямда, сәҗдәдә я кагъдә вакытында оеган кеше ул рәкәгатькә өлгергән булып саналмас.
18. Имамның әүвәлге рәкәгатенә өлгергән кеше “мөдрик” дип атала. Беренче рәкәгатенә җитешмәгән кеше “мәсбүк” дип атала.
19. Мәсбүк ахыргы кагъдәдә “Тәшәһһуд” укый, “Салават” һәм “Дога” укымый. Имам ике тарафка да сәлам биргәнче көтеп тик тора, имам сәлам биргәч, кыямга торып, “Сәнә”, “Әгузе”, “Бисмилләһ” һәм сүрәләр укып, калган рәкәгатьләрне каза кыла.
20. Беренче рәкәгатькә өлгермәгән кеше, имамнан соң бер рәкәгать каза кыла. Ике рәкәгатькә өлгермәгән кеше имамнан соң ике рәкәгать каза кыла. Беренче рәкәгатендә кагъдәгә утырмый. Һәр ике рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсеннән соң берәр сүрә укый.
21. Дүрт рәкәгатьле намазда өч рәкәгатькә өлгермәгән кеше имамнан соң өч рәкәгать каза кыла, беренче рәкәгатендә кагъдәгә утыра, икенче рәкәгатендә утырмый. Беренче ике рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсеннән соң берәр сүрә укый. Соңгы рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсен генә укый.
22. Ахшам кебек өч рәкәгатьле намазның ахыргы рәкәгатенә генә өлгергән кеше имамнан соң каза кылган ике рәкәгатенең һәр икесендә дә кагъдәгә утыра. Һәр ике рәкәгатендә дә “Фатиха” сүрәсеннән соң берәр сүрә укый.
23. Имамның һичбер рәкәгатенә өлгермичә намазның ахырына гына оеп калган кеше имамнан соң намазын ялгыз укыган кеше кебек укый.
