Казанда май аенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында сукырлар өчен тәфсирнең ун томлык версиясе тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә чараны оештыру комитеты.
«Казанның «Ярдэм» хәйрия фонды белгечләре Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең Коръән тәфсире басмасын Луи Брайль ысулы буенча җайлаштырдылар, ул май аенда Kazanforumда тәкъдим ителәчәк», — диелә әлеге хәбәрдә.
Брайль шрифты белән эшләнгән бу китапның бер тулы комплекты 10 томнан тора. Kazanforumда Казан белгечләренең хезмәтен Ислам дөньясы вәкилләре бәяли алачак. «Әлеге комментарийлы тәрҗемә рус теленә Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния Идарәсе эгидасы астында башкарылды һәм филологларның гына түгел, имамнарның, ислам уку йортлары вәкилләренең дә җиде еллык эш нәтиҗәсе булып тора», — диде «Ярдэм» фонды идарәсе президенты Илһам Исмәгыйлев.
«Россия – ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы Татарстан башкаласында 2009 елдан бирле үткәрелә, Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту мәйданчыгы булып тора. РФ Президенты Указы белән быелдан форум федераль статус алды. Быел ул Казанда 18-19 майда узачак. Форумның оештыру комитетын РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин җитәкли.
Чараның үзәк мәйданчыгы — «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге. Әзерлек һәм үткәрү буенча оператор булып Росконгресс, операторның Башкарма дирекциясе АНО Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе тора.