Әй, галәмнәрнең Раббысы булган, Аллаһым!
Мөкатдәс китабыбыз Коръәндә безгә ватаныбызны дошманнардан саклауны әмер итәсең. Инде бу әмерне җиренә җиткерү өчен үстергән балаларыбызны, динебезне, ватаныбызны һәм мөселманнарның бәхет һәм иминлеген, намусыбызны саклау өчен гаскәргә җибәрәбез…
Син аларга сәламәтлек һәм иминлек бир, йөрәкләренә батырлык, беләкләренә куәт бир.
Йә Рабби! Гаскәргә кирәк булган сабырлыкны, батырлыкны, куркусызлыкны йөрәкләренә сал, аларны бәла-казалардан, җәфалардан сакла. Каһарман гаскәребезне бер вакытта да хаклыктан, хакыйкатьтән аерма, хаксызлык һәм золым итүдән сакла.
Балаларыбызның сау-сәламәт ата-аналары, сөйгәннәре белән кавышуын насыйп ит.
Хатын һәм балаларына сабырлык бир, ярдәмеңнән ташлама.
Аллаһым! Синең динең тынычлык һәм хозурлык дине. Бөтен инсаннарга һидаять һәм ихсан әйлә. Яшьләребезгә бу юлда гайрәт бир, гаскәр башлыкларына карата итагатьле булсыннар. Кече һәм зур гөнаһларын гафу ит, Аллаһым!
Ватан һәм милләтебезнең иминлеге, динебезнең мәңгелеге, милләтебез-халкыбызның берлеге һәм бердәмлеге өчен. Аллаһ ризалыгы өчен «Фатиха»:
«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллииин. Әәмиин».