Төчкергән кешегә әйтелә торган дога.

Төчкерүче төчкергәч:
“Әл-хәмдү лилләәһ”
(Аллаһыга мактау булсын), — дип әйтергә тиеш.

Пәйгамбәр (с.г.в.) төчкергән кешегә:
“Йәрхәмүкәллаһ”.
(Аллаһ сиңа рәхмәт итсен), диюне васыять иткән.

Төчкерүче исә:
“Үә иййәәкүм үә йәгъфиру ләнәә үә ләкүм”.
(Аллаһ сезгә дә рәхмәт итсен, безне дә сезне дә гафу итсен) яки:
“Йәһдиинә үә йәһдиикүмүллааһ”.(Аллаһ безгә дә, сезгә дә һидаять бирсен), дияр.