Ир кешеләр кебек үк хатын-кызлар дә Аллаһыга ышанганнар, дин юлында үзләрен корбан иткәннәр. Шундый иман Өмме Күлсүм бинт Гукъбәне Мәккәдән Мәдинәгә күчәргә этәргән. Ул моны Пәйгәмбәр гәләйһиссәләм белән мөшрикъләр арасында Ходайбиядә килешүе төзелгәннән соң эшләгән. Шул солых нигезендә Пәйгәмбәр гәләйһиссәләмгә мөселманнар җитәкчеләрнә әйтмичә, ислам динен кабул итеп, Мәккәгә качучы мөшрикләрне кабиләдәшләренә тапшырырга тиеш булганнар. Мәсьәлән, корәйштән ике кеше алар рөхсәтеннән башка Мәдинәгә килгән. Ләкин Пәйгәмбәр гәләйһиссәләм солыхның шартын үтәгән һәм аларны корәйшләргә тапшырган. Менә шундый вакытта Өмме Күлсүм Мәдинәгә килгән һәм Аллаһының Илчесенә: «Мин Мәккәдән аңлы рәвештә дини ышаныч сәбәпле күчтем. Шуңа күрә мине кире кайтармавыңны сорыйм. Алар мине төрле газапларга дучар итәчәк. Мин хатын-кыз һәм боларга тузә алмам. Мин синең Мәккәдән күчкән ике ирне кайтарганыңны беләм» – дип әйткән. Пәйгәмбәр галәйһиссәләм:« Көче Куәте бөтен нәрсәгә җиткән Аллаһы Тәгалә хатын-кызлар турында сүз барганда әлеге килешүне бозар» – дигән.
Аллаһыга Өмме Күлсүмнең иманы нык икәне мәгълүм булган. Бу һиҗрәт кылган башка хатын– кызларга да карый. Шуңа Аллаһ Коръәндә әлеге солыхның хатын-кызларга кагылмаганын әйтә һәм аларны кире кайтаруны тыйган. Әлеге хатын-кызлар сынауны уңышлы үткәннәр һәм үзләренең ирләре өчен яки матди сәбәпләр аркасында түгел, Аллаһ ризалыгы өчен, чын күңелдән һиҗрәт иткәннәрен раслаганнар . Аллаһы Тәгалә шулай ди: «Ий иман китергән бәндәләр сезгә һиҗрәттә катнашучы мөэминә хатыннар килсәләр, аларны сынагыз. Аллаһ аларның иманнарын белә. Аларның мөэминә икәннәрен белсәгез – кәферләргә кайтармагыз, алар мөшрик ирләренә хәләл түгел мөшрик ирләре дә аларга хәләл түгел». Мүмтәхәнә 10.
Исламның күтәрелүенә зур өлеш керткән кешеләрнең берсе – Өмме Фадл бинт Хәрис .Ул—шат күңелле,ягымлы, тәкъва хатын иде. Ул Хәдичә бинте Хүвәйлиттән соң Исламны кабул иткән икенче хатын-кыз була. Өмме Фадл Аллаһының Илчесе өчен терәк һәм илһамландыручы әңгәмәдәшкә әверелгән. Өмме Фадл Пәйгәмбәр гәләйһиссәләмнең агасы Габбас ибнее Мөталипнең хатыны була. Ул аның икенче агасы Габдел гуззанең (Әбү ләхәб) хатыны Өмме Җәмил белән капма-каршы карашта була. Өмме Җәмил үз куллары белән учакка утын ташыячак, аның муенында хөрмә агачы җепселләреннән ясалган бау булачак. Бу Пәйгәмбәр гәләйһиссәләмгә зарар китергән өчен Аллаһының җәзасы. Ә менә Өмме Фадл Пәйгәмбәрнең иң беренче һәм актив тарафдарларыннан, аның өчен корбан булырга әзер булган.
Ул үзе, ире Габбас һәм уллары Исламны кабул иткәннәрен яшергәннәр. Болай эшләп алар мөшрикъләрнең серләрен белә һәм ул турыда Пәйгәмбәр галәйһиссәләмгә хәбәр итә алганнар. Мөселманнар белән кәферләр Бәдер үзәнлегендә сүгышканнан соң, корәешлеләрнең җиңелү хәбәре килгәч, Өмме Фадл улларына шатлыкларын белдермәскә кушкан. Шулай итеп ул кәферләренең, аеруча Әбү Ләхәбнең ачуыннан котыла алган.
Пәйгәмбәр галәйһиссәләм Габбаска Мәккәдә калырга вә Өмме Фадлгә Мәдинәгә күчәргә куша. Өмме Фадл Аллаһ өчен бу аерылуга түземле булып, үзенең сабырлыгын ныгыта. Өмме Фадл бөтен көннәрен ураза тотып, намаз укып үткәргән. Мәккәдәге эше беткәч, иренең Мәдинәгә күчкәнен көтә. Әмма иң сонгы мөһаҗирләр арасында да Габбас булмый. Өмме Фадлнең газапларын, олы улы Габдуллаһның һәрвакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм янында гыйлем өйрәнеп йөрүе генә җиңеләйтә. Язмышның аңа гүзәл бүләк әзерләгәнен ул белми— бу хатын Ислам өммәтенең бөек мөфәссире(тәфсир галиме)—Габдуллаһ ибне Габбасның анасы булып, ислам тарихында югары дәрәҗәгә ия була.
Исламны бернечеләрдән булып кабул иткән,фидакарьләрчә үзен бу дингә багышлаган Сөмәя Өмме Аммар ибне Ясирне дә искә төшереп китәсе килә. Эссе челләдә, чүлдәге комнарның кызуы иң югары ноктасына җиткәч, Бәнү Мәхзүм кешеләре Сөмәяне улы һәм ире белән кайнар чүлгә чыгарып, ташлар белән кыйнаганнар кайнар ком кыйганнар. Алай гына да түгел,бу кабахәтлекне эшләр алдыннан, аларга газапларын арттырыр өчен тимер киемнәр кигезелә. Ире һәм улы көферлек сүзләре әйтергә мәҗбүр була. Алар һәм аларның вәзгыятенә эләккән кешеләр турында Аллаһ түбәндәге аятьне иңдергән: « Күңеле иман белән карарланган кешегә кәферләр көфер сүзне көчләп әйттерсәләр, ул кешенең иманына зарар килмәс…». Нәхел 106нчы аять.
Сөмәя үзе исә бу авыр имтиханны ничек үтә соң? Кәферлеләрнең бу явыз эшләренә ул үзенең нык иманы вә сабырлыгы белән каршы чыга, көферлек сүзләрен әйтүдән баш тарта. Әбу Җәһелгә түбәнлек һәм бозынлык шул кадар хас була ки, ул Сөмәяне кылыч белән кадап үтерә. Сөмәя Ислам өчен үлгән, беренче шәһит булган кеше.
Ислам тарихында дин өчен газап кичергән башка хатын-кызлар да күп булган. Тарихтан күренгәнчә Билалдан кала тәне һәм рухы көчсезләнгән ирләр залимнәр теләгән сүзне әйтергә мәҗбүр булганнар. Әмма тарихчылар хатын-кызларның сыну фактларын китерә алмыйлар.
Гамир кабиләсеннән булган Өмме Шәрик турындагы хикәяене дә мисал итеп китерергә була. Ибне Габбас шулай дип сөйли: «Мәккәдә яшәгәндә Ислам Өмме Шәрикнең күңеленә кергән. Ул Исламны кабул иткәч яшерен генә, корәйш хатыннары янына килеп аларны Исламга чакыра башлаган. Бервакыт Мәккәдә яшәүчеләргә бу хәл мәгълүм булган, алар аны тотып алалар: «Әгәр син шул кавемнән булмасаң иде, без синең белән нәрсә эшләргә икәнен белер идек, әмма без сине алар янына кайтарабыз» дигәннәр. Өмме Шәрик: «Алар мине дөягә утырттылар, минем астымда бернинди тигез һәм уңайлы нәрсә юк иде, аннары мине өч көнгә ашамлыксыз ризыксыз калдырдылар. Шуннан соң, мине бәйләп кояш астында калдырдылар, ә үзләре күләгәдә утырдылар. Шуннан соң киттеләр» – дип сөйләгән.
Мөселман хатын-кызы Пәйгамбәр галәйһиссәләм белән сугышларда катнашкан мөһаҗирләрне су белән тәэмин иткән, ярлыларга ярдәм иткән, су өчен савытлар әзерләгән, мәетләрне сугыш кырынан чыгарган.
Өмме Гатыя: «Мин Пәйгамбәр галәйһиссәләм белән җиде сугышта катнаштым, сугышчылар артыннан бардым, аларга ризык әзерләдем, авыру һәм ярлыларны карадым» дигән. Мөслим Әнәс ибне Мәликтән шушы хәдисне риваять итә: «Аллаһ илчесе сугышта катнашканда аның белән бергә әнсарлардан булган хатын-кызлар да бар иде алар су ташып тордылар, яралыларны дәвәладылар». Әнәс сөйли: «Өхет тавында сугышканда кайберләр курыктылар һәм куркып Пәйгамбәр галәйһиссәләмнән кирегә чаба башладылар. Әбу Тәлха сугыш киемнәр киеп, Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең каршысына килеп басты басты. Әбу Тәлха – яхшы сугышчы, ул әлеге көндә ике яки өч җәя сындырды. Яныннан укларын тотып чабып барган кешегә ул: «Аларны Әбу Тәлха өчен таратып калдыр.» Ул Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең сугышчыларны күзәтеп торуын күрде.«Ий Аллаһның Илчесе син миңа әтием-әнием кебек, бөеклектә торма, сиңа ук тимәсен, син үтерелгәнче минем үлүем яхшырак» – дип әйтте. Ул әйтте:« Мин Гайшә бинт Әбу Бәкер һәм Өмме Сүләймнең хезмәтләреннән туктамыйча чабып йөргәннәрен күрдем, алар аркаларында су савытлары ташыйлар һәм кешеләргә аларны эчерәләр, аннары тагын ташыйлар һәм сугышучыларга эчерәләр иде. Әбу Тәлханың йокысызлыктан кулыннан кылычы төшә иде.»
Әлеге ике хатын мөһаҗирләрне су белән тәэмин итеп бик зур эш башкарганнар. Чөнки елның ул вакытында Хиҗәз өчен бик каты эсселек хас була. Алар очып барган укларга һәм бәрелешеп торган кылычларга ихтибар итмичә, кан койгыч сугыш барганда үз вазифәләрен намуслылык белән башкарганнар.
Сәгъләб ибне Әбу Мәлик сөйли:« Гомәр ибне әл Хаттап Мәдинә хатын-кызлар арасында мирт( кыска җиңле мантия кебек йон яки ефәк кием) бүлде. Соңгы яхшы мирт калгач, шунда булган кешеләрнең берсе: «Ий Әмирләрнең әмире! Әлеге миртны Аллаһ Илчесенең кызына (Өмме Күлсүм бинт Гали) бир. Гомәр: «Өмме Сәлит лаерак.Ул Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә бәйгать китерүче әнсар хатыннардан. Өхет сугышында алар безгә су савытлары тектеләр» – дигән.
Өхет сугышында Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең бите яраланган һәм өске ирене ярылган, алдагы теше сыңган иде. Кызы Фатыйма канның туктамаганын күргәч, аслыктан бер кисәк алып яндыра да, шуны җәрәхәткә каплый. Шуннан соң кан агудан туктаган.
Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең туган апасы Сафия бинт Габделмотталлип тә Өхет сугышында фидакарьлек күрсәткән. Куркуга бирелеп, сугыш кырыннан кача башлаганнарга ул: «Сез Аллаһының Илчесен калдырып качасыз!» – дип кычкырган. Аллаһының Илчесе аның улы Зөбәер ибне Аввамга әнисенең игътибарын читкә җәлеп иттерергә куша. Чөнки аның абыйсы Хәмзә үтерелгән һәм гәүдәсе мыскылланган була. – Ул: «Нигә? Мин аның аларның аның гәүдәсен мыскыллаганын вә колакларын кискәннәрен белдем. Нәрсә эшләргә соң? Аллаһ Тәгалә сабыр, түземле булуыбыз өчен безгә бу кайгыны җибәрә» – дигән.
Нүсәйбә бинт Кәгъб әл – Мәзиния Өмме Амр күп сугышларда катнаша. Сугышның башында мөселманнар белән бергә су ташыган яралыларны караган. Укчылар Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең боерыгын бозгач җиңү җиңелүгә әверлгән. Аллаһы Тәгалә әйткән: «Мөшрикъләр җиңә башлагач, һичкемгә илтифат итмичә, пәйгамбәрне ташлап тауга качасыз вә пәйгамбәр сезне сугышка чакырып кады…» Әли гыймран 153.
Шундый авыр вакытта Нүсәйбә үзенең кылычын чыгарып Пәйгамбәр галәйһиссәләм янында аны чорнап алып саклап торучы кешеләргә кушыла. Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең тормышына куркыныч янаган вакытта ул аны якларга ашыккан. Бу Пәйгамбәр галәйһиссәләм игътибарын җәлеп итә һәм ул: «Кая карасаң да – уңга сулга карасаң да бөтен җирдә минем янымда ул сугыша» – дигән.
Ул көнне аның улы Амр белән булган вакыйга турында Амр үзе болай дип сөйли: «Ул көндә минем уң җилкәм яраланды. Бу пальма кебек озын буйлы кешенең калдырган ярасы иде. Кан агуы шактый вакыт узганнан соң да туктамады. Аллаһының Илчесе «Яраңны бәйлә» – диде. Минем яныма биленә һәм изарына бәйләвеч таккан әнием килде. Ул бөтен кирәкле нәрсәне әзерләде һәм ярамны бәйләде. Пәйгамбәр галәйһиссәләм безне күзәтеп торды. Әни: «Улым тор, алар белән сугышуңны дәвам ит» – диде Пәгамбәр галәйһиссәләм:« Син эшләгән эшне тагын кем эшли ала, ий Амрның әнисе?» – дип әйтте. Әлеге авыр көнне Нүсәйбәнең тәне җәрәхәтләрдән хәлсезләнгән. Ул кулына кылыч тотып көрәшә һәм дошманнарны кадый. Моны күргән Аллаһының Илчесе аның улын чакырган һәм шулай дигән: «Кара, синең әниең яраланган аның ярасын бәйлә. Аллаһ сезнең өегезне бәрәкәтле итсен, синең әниең башка кешеләргә караганда да яхшырак көрәшә» – дип әйткән. Нүсәйбә әлеге сүзләрне ишеткәч: «Аллаһтан җәннәттә сиңа юлдаш булуыбызны сора» – дигән. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: « Аллаһым! Алар җәннәттә миңа юлдаш булсыннар» – дип дога кыла. Нүсәйбә: «Шулай булгач, дөньяда минем белән булачак нәрсәләр мине кызыксындырмый» – дигән.
Өмме Амр Өхет сугышында гына катнашмаган. Ул Гакәбә бәйгате бирелгәндә дә,Хөдәйбия килешүе төзелгәндә дә, Хәйбәр Хөнәен сугышларында да Пәйгамбәребез галәйһиссәләм янында була. Ул Әбу Бәкер, разыяллаһу ганһү, идарәсе вакытында да Ялганчы Мусәйлимәгә каршы ачылган Ямәмә сугышында катнашып үзен батыр итеп күрсәтә.Ул унбер тапкыр яраланган вә бер кулын сугышта югалкан була.
Аллаһның Илчесе аны җәннәт белән шатландыра. Әбу Бәкер һәм аның гаскәр җитәкчесе Хәлид ибне Вәлид аны бик хөрмәт иткәннәр. Гомәр ибне әл Хаттап та аны бик тәкъдир иткән. Җиһатта катнашучы хатын-кызларның берсе – Өмме Сүләйм бинт Милхән. Без аның башка мөслимләр белән сугышта катнашып, су ташыганын, яралыларны дәвалаганын күргән идек инде. Мәккәне мөшрикъләрдән арындыру өчен сугышка әзерләнгән мөселманнар арасында тиздән бала табарга тиеш булган Өмме Сүләйм дә бар иде. Шушы авыр хәленә дә карамыйча, ул ире Әбу Тәлханы озата барырга, аның белән сугышта катнашырга телеген белдерә вә бу карарында нык тора. Берничә көннән Хүнәен үзәклегендә сугыш башлана һәм мөселманнар бик авыр хәлдә калалар. Күбесе куркып кала һәм сугыш кырыннан чаба башлый. Аллаһының Илчесе: «Кешеләр туктагыз! Монда килегез мин Аллаһының Илчесе Мөхәммәт ибнее Габдулла!» – дип кычкыра. Әмма мөселманнарның кечкенә төркеме генә качмыйча кала. Алар арасында Өмме Сүләйм белән әбу Тәлхә дә була. Качучы дөяләргә ияреп әбү Тәлхәнең дөясе качмасын өчен ул аны бәйләп куя. Аллаһының Илчесе аның авырлы булуын күрә һәм: «Син Өмме Сүләймме?» – дип сорый. Ул: «Әйе, бу мин. Син миңа әтием һәм әнием кебек» – дип җавап бирә.
Имам Мөслимдә мондый хәдис китерелә: «Хүнәен сугышында Өмме Сүләйм кулына кылыч ала ире аны күреп: « Ий Аллаһының Илчесе бу кылыч тоткан Өмме Сүләйм» – дигән, Аллаһының Илчесе:« Бу кылыч нәрсәгә?» – дип сораган. Ул: «Мөшрикъләрнең берсе килсә мин аның эченә кадыйм» – дигән. Пәйгамбәр галәйһиссәләм көлеп җибәрә. Ул: «Ий Аллаһының Илчесе Мәккәне яулап алганнан соң Исламга килгән һәм бу сугышта синнән качкан кешеләрне үтер» – дип әйтә. Пәйгамбәр галәйһиссәләм:« Ий Өмме Сүләйм. Аллаһының нинди гүзәл рәвештә эшләве дә җитә» – дигән»
Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең иң авыр минутларында, кешеләр хыянәт итеп кача башлагач та ул аны ташламый, бу авырлыкларны Аллаһның Илчесе янында каршы ала. Шуңа күрә ул: «Аларны үтер чөнки алар сине ташлап качып китәләр» – дигән. Монда бернинди астыртынлык та булмаган. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Мин үземнең җәннәткә кергәнемне күрәм һәм әбу Талхәнең хатын Өмме Сүләйм бинт Милхәнне күрәм», дигән. Бохари, Мөслим.
Аллаһның Илчесе Өмме Сүләйм һәм аның апасы Өмме Хәрам бинт Милхән янына барып хәлләрен белешә торган булган. Өмме Сүләймне җәннәт белән шатландыра вә Өмме Хәрамның Аллаһ юлында фидакарьләрчә сугышачагын хәбәр бирә.
Өмме Хәрамның Кипрдагы кабере бүген дә Аллаһ юлында көрәшүче мөслимә турында сөйләүче маяк булып тора. Кешеләр әле дә аның кабере янында тукталалар һәм: «Бу тәкъва изге мөслимәнең кабере, Аллаһ аңа рәхимле булсын» – дип әйтәләр.
Исламны күтәрү өчен сугышучылар арасында Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең сөт анасы Өмме Әймән дә булган. Ул Өхет сугышында Византия чигендәге Мугтау үзәнлегендәге, Хәйбәр оазисындагы һәм Хүнәен үзәнлегендәге сугышларда катнаша. Күркәм эшләр эшли: яралыларны карый, сусаудан тилмерүчеләргә су китерә.
Әл Фурая бинт Мәлик һәм Өмме Хитам бинте Харис ибне Ногъман Ходайбия үзәнлегендә ташландык кое янында Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә тугрылыкка ант итүчеләрдән булалар. Мөселманнар Кәгъбәгә гыйбадәт нияте белән барырга чыкканнар. Моны белеп алган мөшрикъләр мөселманнарны Мәккәгә кертмәскә дип сүз куешалар. Аллаһының Илчесе бу турыда белгәч Госман ибне Гаффанны Мәккәгә корәешләр белән килешү төзергә җибәрә. Мөселманнар кайгырып көтеп торганнар, хәбәр һаман да булмаган. Алар, корәешләр Госманны хыянәтчел рәвештә үтергән дип уйлаганнар. Шул вакытта Пәйгамбәр галәйһиссәләм дошманнарны җеңмичә Мәккәдән китмим дип игълан итә һәм үлгәнчегә кадәр сугышырга мөселманнардан ант ала. Сәрби агачы астында мөселманнар Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә туры булырга дип сүз бирәләр. Аллаһ аларны хөрмәтләп түбәндәге аятне иңдерә:«Сугыштан кайтмыйча, үлгәнче мөшрикъләр беләнсугышырга, дип, агач төбендә сиңа бәйгать бирүчесәхабәләрдән Аллаһ, һичшиксез разый булды…» Фәтех 18нче аять.
Өмме әл Мүнзир Сәлмә бинт Кайс тә әлеге антны кабул итүдә катнашкан. Ә моңарчы Гакәбә тау итәгендә мөминләр белән ант иткән булган. Шуңа күрә аны «Ике тапкыр ант итүче» – дип атаганнар. Бәнү Курайза кабиләсе белән сугышканда да бу сәхабә хатын Аллаһының Илчесе һәм мөселманнар белән бергә сугыша.
Әсма бинт Язид ибне Сәкән Аллаһының Илчесе белән Хәндәк сугышында катнаша, шулай ук Ходайбиядә ант бирүчеләр арасында аның исеме дә бар. Хәйбәр сугышында да каһарманларча сугыша. Ул Пәйгамбәр галәйһиссәләм вафат булгач та үзенең авыр һәм мактаулы эшчәнлеген дәвам иткән. Һиҗри ел исбе белән унөченче елда Сирияга каршы көрәштә, Ярмүк сугышында катнашкан: сусаганнарга су ташыгын, яралыларны караган, мөҗаһитләрне көрәшергә, нык булырга илхамландырган. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Ярмүк сугышында ир кешеләр белән бергә хатын-кызлар да актив катнашкан. Мәгълүм булганча мөҗаһитләр чигенә башлагач, хатын-кыз сугышчылар ирләре артында торганнар һәм чигенүчеләргә таяклар ташлап, аларны чигенүдән туктарга, кыю булырга чакырганнар. Ибнее Кәсир хатын-кызларның бу сугышта күрсәткән фидакарьлекләрен ассыз клап шулай дип яза: «Бу көндә мөселман хатын-кызлары кыю һәм батырларча сугыштылар. Византия империясенең бик күп греклары алар кулыннан үлде. Качарга теләгән мөселманнарга да ул көнне эләкте. Хатын-кызлар: «Сез кая качасыз? Безне шул кадәр вәхишәләргә калдырасызмы?» – дип кычкырганнар, бер сүз белән әйткәндә, аларны тыеп калганнар. Ирләргә сугышудан башка чара калмый. Мөслимәләр күрсәткән батырлык мөҗаһитләргә бик тәэсир иткән, аларны нык булырга этәргән. Аллаһының тәкъдире белән мөселманнарга византиялеләрне җиңәргә насыйп булган»
Шундый авыр көндә Әсма бинт Язид кыюлык һәм фидакарьлек күрсәтә. Хәтта кайбер ирләр дә мондый батырлык, кыюлыкны күрсәтә алмый. Аның кыюлыгы турында ибне Хәҗәр болай дип яза: «Өмме Сәләмә, аның икенче исме Әсма бинт Язид ибне Сәкәнә Ярмүк сугышында катнашты. Ул көнне аның кулыннан тугыз византия сугышчысы һәләк булды».
Алда сөйләнгәннәр – мөселман хатын-кызлар тарихында якты сәхифәләр булып тора. Аларга эчкерсезлек һәм тирән ышану, Ул боерган боерыкларга буйсыну хас иде. Һичшиксез бүгенге көндә дә акыллы мөслимә шул хатын-кызларны үзенә мисал итеп ала.