53. Мәзингә, ягъни азан әйтүче кешегә тәһарәтле булу, кыйблага каршы аягүрә тору, ишарә бармакларын колак очларына кую, азанның сүзләрен ачык итеп, сузып, ике сүзне бергә кушмыйча, һәрберсен аерып әйтү, حَيَّ عَلَى الصَّلَاةِ Хәй’йә гәләс-саләәһ дигән сүзләрне уң якка таба карап һәм حَيَّ عَلَى الْفَلَاحِ Хәй’йә гәләл-фәләәһ дигән сүзләрне сул якка карап әйтү – мөстәхәб.
54. Азан әйткәнне ишеткән кешегә йөрүдән һәм ашаудан туктап, сөйләшмичә, мәзин артыннан азан сүзләрен кабатлау – мөстәхәб.
55. Мөәззин حَيَّ عَلَى الصَّلَاةِ Хәй’йә гәләс-саләәһ дигәч,
لَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِيِّ الْعَظِيمِ
Ләә хәүлә үә ләә ку үәтә илләә билләәһил-галий’йил-газыйм, ягъни “һәрбер хәл һәм куәт олуг Аллаһы Тәгаләдән генә”, дип әйтү;
56. Мөэззин حَيَّ عَلَى الْفَلَاحِ Хәй’йә гәләл-фәләәһ дигәч,
مَا شَاءَ اللهُ كَانَ وَمَا لَمْ يَشَاءْ لَمْ يَكُنْ
Мә шә’әллаһу кәнә үә мә ләм йәшә’ләм йәкүн, ягъни “Аллаһы Тәгалә теләгән эш һич булмый калмас һәм Ул теләмәгән эш һич булмас”, дип әйтү – мөстәхәб.
57. Тәһарәтсез һәм җөнеб, дивана һәм исерек кешеләрнең, хатыннарның, сабый балаларның һәм фасикъ (начар юлда йөргән, азгын) кешеләрнең азан һәм камәт укулары мәкруһ булып санала.
58. Азан догасы
اَللَّهُمَّ رَبَّ هَذِهِ الدَّعْوَةِ التَّامَّةِ وَالصَّلَاةِ الْقَائِمَةِ آتِ مُحَمَّدًا الْوَسِيلَةَ
وَالْفَضِيلَةَ وَالدَّرَجَةَ الْعَالِيَةَ الرَّفِيعَةَ وَابْعَثْهُ
مَقَامًا مَحْمُودًا الَّذِى وَعَدْتَهُ وَارْزُقْنَا شَفَاعَتَهُ يُوْمَ الْقِيَامَةِ إِنَّكَ لَا تُخْلِفُ الْمِيعَادَ
Әллааһүммә раббә һәәзиһид-дәгъүәтит-тәммәти үәс-саләәтил-каа’имәһ. Әти Мүхәммәдәнил-үәсииләтә үәл-фәдыйләтә үәд-дәраҗәтәл-гәәлийәтәр-рафиигәһ. Үәбъгәсһү мәкаамәм-мәхмүдәнил-ләзи үәгәдтәһү уәр-зүкнәә шәфәәгатәһү йәүмәл-кы’йәәмәһ. Иннәкә лә түхълифү-мигадь.
Мәгънәсе: Әй, шушы камил азанның һәм вакыты кергән намазның хуҗасы Аллаһ. Мөхәммәд галәйһиссәләмгә ярдәмне, артыклыкны һәм югары дәрәҗәне бир. Шулай ук аны Үзең вәгъдә кылган мактаулы урынга ирештер һәм Кыямәт көнендә аның шәфәгатен безгә насыйп ит. Дөреслектә, Син Үз вәгъдәңә хилафлык кылмыйсың.