ДАМЕЛЛА ШИҺАБЕТДИН ХӘЗРӘТНЕҢ МӘРСИЯСЕ
(Мифтахетдин Акмулла)
Казанда бер фазыйл 1
чыкты алмас булып,
Хасидләре 2
күбәйде гамь-хас булып 3
Мәгани җәваһирен 4
кулга элгән –
Хакаикъ 5
диңгезендә гаувас булып 6
.
Мәйданда ул чыкарды артык гайрәт,
Мөзмәрда 7
сабикълардан 8
чыкты гасрәт 9
Хәмдулиллаһ 10, бу диярда 11 бездән чыкты
Мәржани Шиһабетдин* ахунд хәзрәт!
Караңгыда фанусны 12 кабызган ул,
Кайнар сөткә сары майны тамызган ул;
Йәнбугус-сәламәттән 13 юллар ачып,
Әнһарул-хакаикъны 14 агызган ул.
1 Фазыйл – галим.
2 Хасидләре – көнчеләре, көнләшүчеләре.
3 Гамь-хас булып – югары һәм түбән катлаудан кат-кат булып.
4 Мәгани җәваһирен – мәгънә гыйлеме җәүһәрләрен.
5 Хакаикъ – хакыйкать гыйлеме.
6 Гаувас булып – чумып йөзүче.
7 Мөзмәрда – илаһият гыйлеме, изге гыйлемнәрдә.
8 Сабикълардан – элгәреләрдән, элеккеге галимнәрдән.
9 Гасрәт – хата.
10 Хәмдулиллаһ – Аллага шөкер.
11 Диярда – өлкәдә.
12 Фанусны – утны, маякны.
13 Йәнбугус-сәламәттән – сәламәтлек чыганагыннан.
14 Әнһарул-хакаикъны – хакыйкать елгаларын.
Сүз кузгар1
ул ир асыл кирәк йирдән,
Ходаем фирасәтле2
йөрәк биргән;
Мөһәндисләр3
сизмәгән йирдән казып
Чыкарды татлы суны тирән йирдән.
Болагы4 – саф, чәйгә һәркем су алгандай,
Хаклыкка чуллаганнар5
куангандай;
Дөррәсеннән6
канча7
бала сөткә туеп*,
Башкалар була калды су алгандай.
Тәхкыйкларын8
күргән адәм куангандай,
Голямага9
сәрдар10 булып ту11 алгандай;
Мөбариз12 майданына бу чыккан соң,
Батырлар була калды җугалгандай.
Аңынаусыз13 һичкем аңа тотынмасын,
Анау-монау14 кеше имәс чубалгандай15,
Палваннардан16 йыйгылып17 бу күргән юк,
Бәйгене берәү алса – бу алгандай!
1 Кузгар – кузгатыр.
2 Фирасәтле – курку белмәс, батыр-кыю.
3 Мөһәндисләр – инженерлар, һөнәр осталары.
4 Болагы – кайнап чыккан чишмәсе.
5 Чуллаганнар – иелгәннәр (су эчәргә).
6 Дөррәсеннән – энҗеләреннән, энҗедәй саф тамчыларыннан.
7 Канча – никадәр.
8 Тәхкыйкларын – хакыйкатьне ачыклап бирүләрен.
9 Голямага – галимнәргә.
10 Сәрдар – юлбашчы, юл күрсәтүче.
11 Ту – байрак.
12 Мөбариз – көрәш, бәхәс.
13 Аңынаусыз – аңламыйча, аңсыз килеш.
14 Анау-монау – аңгы-миңге.
15 Чубалгандай – чуалучы.
16 Палваннардан – пәһлеваннардан, батырлардан.
17 Йыйгылып – җыелып.
Мөселманга карышуга лаек имәс,
Инсафлы урыс күрсә – инангандай,
Ул бер фазыйл галләмә1
– узган таптан2
,
Хаззы3
бар дәрәҗәи иҗтиһаддан4
Әгъдасенә5
җан аямай каршы торып,
Аның өчен мөҗәһидмез6
алгы сафтан!
Дәкаикъта7
мөшкел чишеп калдырган ул,
Биш йөз елгы батырларны талдырган ул;
Мисалына әһле гасыр8
гадил9
тапмай,
Йөрәген мөганиднең10 яндырган ул.
Һәр йирдә сәнәд илә11 сүзе баһир12,
Хәленә кале13 шаһид көндәй заһир14;
Бу заманда туган юк аңа нәзыйр15,
Мәгърифәтүр-риҗалидә16 мондай маһир.
1 Фазыйл галләмә – мәртәбәле галим.
2 Узган таптан – борынгы табигыйннар (ягъни сәхабәләргә
иярүчеләр) мисалыннан.
3 Хаззы – өлеше.
4 Дәрәҗәи иҗтиһаддан – дин һәм хокук фәннәре буенча катлаулы мәсьәләләрне хәл итә алу дәрәҗәсеннән; дин галиме булу мәртәбәсеннән.
5 Әгъдасена – дошманнарына.
6 Мөҗәһидмез – сугышучыбыз.
7 Дәкаикъта – фәндә нигезле тикшерүдә.
8 Әһле гасыр – тарихчылар.
9 Гадил – тиң.
10 Мөганиднең – дошманлашучының.
11 Сәнәд илә – дәлил белән.
12 Баһир – ачык, өстен.
13 Хәленә кале – гамәленә сүзе.
14 Заһир – ачык, якты.
15 Нәзыйр – охшаш, тиңдәш.
16 Мәгърифәтүр-риҗалидә – мәгърифәтле-гыйлем иясе ирләр
арасында.
Үтәлмайлар эзеннән басып аның,
Китәлмайлар юлыннан ашып аның;
Хак нурын сүндерә алмай мөганидләр,
Күрә алмайлар галәмгә фашын1
аның!
Ah, дәрига2
! Баралмадым кашына3
аның,
Сүзенә артыкча мин гашыйк аның;
Һәр тарафка сөйүлүде-дәкаикътан4
Агызган йиме гыйрфан5
ташып аның.
*
Мин үзем бер дәрдемәнд диванамын6
,
Каеда7
бер тәхкыйк8
күрсәм куанамын;
Бу затта гаҗәп тәхкыйк күргәннән соң,
Би зарур9
шул сәбәптән хубаламын10.
Мин бер арык бүредәй җилеп йөргән,
Куян, карсак, төлке исен сизеп йөргән;
Берәве кулга төшсә, бере төшмәй,
Арык, аксак, кәиз11 килсә, элеп йөргән.
Мәҗлесенә карай гына гаугамыз бар,
Кодыгына12 карай гына каугамыз13 бар,
1 Фашын – фаш булуын, танылуын.
2 Аһ дәрига – аһ кызганыч.
3 Кашына – каршысына.
4 Сөйүлүде-дәкаикътан – нечкә фикер ташкыннарыннан.
5 Йиме гыйрфан – белем ризыгы.
6 Дәрдемәнд диванамын – сагышлы диванамын.
7 Каеда – кайсы җирдә.
8 Тәхкыйк – хакыйкать; хакыйкать иясе, хакыйкатьне яклаучы.
9 Би зарур – зарурсыз, тиешсез.
10 Хубаламын – яхшырамын.
11 Кәиз – тизәк.
12 Кодыгына – коесына.
13 Каугамыз – чиләгебез.
Эрбет менән1
Мәкәрҗәгә* чама кайда –
Базарына карай гына сәүдәмез бар.
Бәхтемез ачылмаган без бер фәкыйрь,
Абыруем артыгы юк, эшем такыр;
Яшьтә җыйган бер буаз мәҗмәгым2
бар**,
Аның һәм бәгъзе йире какыр-макыр –
Ул заман китап кайда бу замандай,
Йөримен тирән йирдән су алалмай;
Бер шәрик3
калын китап остап торса4
,
Кызыгып, мин фәкыйрьнең күзе алаңдай5
.
Үгәй ана кулында ятим калдым***,
Аннан да бик рәтем китеп калдым:
Өстемдә керле күлмәк, йыртык дамбал6
,
Кайда мулла бар дисә, йитеп бардым.
Фәкыйрьлектән артык фән күралмадык,
Шәһәр чыгып, алыс7
юлга йөралмадык;
Мәргәннәрне8
танырлык хәлемез бар,
Шул сәбәптән сабыр кылып торалмадык.
Аз гына дәресем бар кыш вакытта,
Китап карау – гадәтемез буш вакытта;
Бездән дә фәез бабы бикләгән9
юк –
Аңлаемыз кәеф килгән хуш вакытта.
1 Менән – белән.
2 Буаз мәҗмәгым – калын шигырьләр җыентыгым.
3 Шәрик – дус, иптәш.
4 Остап торса (эстәп торса) – тотып (туплап) торса.
5 Алаңдай – алырдай, алан-йолан.
6 Дамбал – чалбар.
7 Алыс – ерак.
8 Мәргәннәрне – төз атучыларны, укчыларны.
9 Фәез бабы бикләгән – белемне күңеленә җыйган.