83. Дүрт рәкәгатьле намаз эчендә дүрт кыям, дүрт рөкүгъ, сигез сәҗдә һәм ике кагъдә бар.
84. Намазның әүвәлге кагъдәсе икенче рәкәгатьнең ахырында, икенче кагъдәсе дүртенче рәкәгатьнең ахырында була. Әүвәлге кагъдәдә “тәшәһһөд” укыгач, өченче рәкәгатьнең кыямына тора. Соңгы кагъдәдә “тәшәһһөд”тән соң “Салават” һәм “Дога” укып, сәлам бирә.
85. Әгәр дүрт рәкәгатьле намаз өйләнең дүрт рәкәгать сөннәте кебек сөннәт намаз булса, һәр рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсеннән соң берәр сүрә укый.
86. Өйлә, икенде һәм ястү намазларының дүртәр рәкәгать фарызлары кебек фарыз намаз булса, “Фатиха” сүрәсеннән соң әүвәлге ике рәкәгатендә генә берәр сүрә укый. Соңгы ике рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсен укыгач, рөкүгъка китә (ул рәкәгатьләрдә “Фатиха”дан соң янә икенче сүрәләр укымый).
87. Өч рәкәгатьле намазда ике кагъдә була. Беренчесе – икенче рәкәгатьнең, икенчесе – өченче рәкәгатьнең ахырында.
88. Өч рәкәгатьле ахшам намазы фарызының баштагы ике рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсеннән соң берәр сүрә укыла, соңгы рәкәгатендә “Фатиха”дан соң янә бер сүрә укылмый.
89. Өч рәкәгать витр намазының һәр рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсеннән соң берәр сүрә укыла. Өченче рәкәгатендә сүрәләр укылганнан соң, рөкүгъ кылганчы, намазга керешкәндәге кебек кулларны күтәреп, “тәкбир” әйтелә. Аннары янә кулларны багълап, “кунүт” догасы укыла. Шуннан соң рөкүгъ, сәҗдә һәм кагъдә белән витр дә башка намазлар кебек тәмамлана.