Бүниял-ислаамү гәләә хамсин: шәһәәдәти әл-ләә иләәһә илләллааһү үә әннә Мухәммәдәр-расүүлүл-лааһи үә икаамис-саләәти үә иитәәиз-зәкәәти үә сауми рамадаанә үә хәҗҗил-бәйти мәни-стәтаагә иләйһи сәбииләә (Хәдис-шәриф).
بُنِىَ الْإِسْلَامُ عَلَى خَمْسٍ: شَهَادَةُ أَنْ لَا إِلَهَ إِلَّا اللهُ وَأَنَّ مُحَمَّدًا رَسُولُ اللهِ وَإِقَامُ الصَّلَاةِ وَإِيتَاءِ الزَّكَاتِ وَصَوْمُ رَمَضَانَ وَحَجِّ الْبَيْتِ مَنِ اسْتَطَاعَ إِلَيْهِ سَبِيلًا
Мәгънәсе: Ислам дине биш терәккә нигезләнгән: Аллаһы Тәгаләнең берлегенә һәм Мөхәммәд галәйһиссәләм Аның пәйгамбәре булуына күңелдән гуаһлык бирү, намаз уку, малдан зәкят бирү, Рамазан аенда ураза тоту һәм мөмкинлеге булган кешегә Кәгъбәтулланы зыярәт итеп Хаҗ кылу.
122. Ислам динендә балигъ һәм акыллы булган мөэмин кешегә фарыз булган олуг гыйбадәтләрнең бишенчесе – гомерендә бер мәртәбә Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә барып, Хаҗ гамәлен кылу.
123. Сәламәт булып, Мәккәи Мөкәррәмәгә барып кайтырлык мөмкинлеге һәм үзе кайтканчы өендә калган гаиләсенә җитәрлек малы булган бай кешегә генә Хаҗ гыйбадәте – фарыз.
124. Ире яки мәхрәм кардәше[1] бергә барса, бай һәм сәламәт хатыннарга да Хаҗ фарыз була.
125. Авыру, сукыр һәм фәкыйрь кешеләргә Хаҗ гамәле фарыз түгел. Әгәр мондый кешеләр Мәккәи Мөкәррәмәгә ниндидер сәбәп белән барсалар яки Мәккә якларында тору сәбәпле Хаҗ кылырга көчләре җитәрлек булса, аларга да Хаҗ гамәле фарыз була.
126. Хаҗ сәфәренә чыкканда, барыр юлларының урлаучы-талаучылардан, төрле йогышлы авырулардан имин булуы шарт. Әгәр юллар тынычсыз булса, Хаҗ кылу фарыз булмый. Барыр юллар тынычланганчы, бай кешеләр дә Хаҗ сәфәрен кичектереп торырга тиеш. Фарыз булганнан соң, гозерсез килеш Хаҗ гамәлен кичектерергә ярамый.
127. Хаҗның фарызлары өчәү:
1) ихрам, ягъни Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә барып кергәнче, “Микат” дип атала торган урыннарның берсендә Хаҗ нияте белән ихрам кылу;
2) вәкыф, ягъни Гарәфә көнне өйләдән соң Гарәфәт тавында басып тору;
3) тәваф, ягъни Корбан гаете көнендә яки аның 2 нче яки 3 нче көнендә Кәгъбәтулланы билгеле рәвештә 7 мәртәбә әйләнеп чыгу.
128. Хаҗның ваҗиблары бишәү:
1) Корбан гаете көнендә иртәнге намаздан соң “Мөздәлифә” исемле урында булу;
2) Сафа һәм Мәрвә таулары арасында йөреп, 7 мәртәбә сәгыя кылу;
3) таш атыла торган урыннарда махсус көннәрдә 7 шәр таш ату;
4) өйгә кайту нияте белән Мәккәи Мөкәррәмә шәһәреннән чыгар алдыннан Кәгъбәтулланы янә тәваф кылу;
5) Корбан гаете көнендә фарыз тәвафны кылганнан соң чәчне алдыру (кыру) яки кыскарту.
Хаҗның болардан башка гамәлләре дә шактый күп: аларның кайберләре – сөннәт, ә кайберләре – мөстәхәб.
[1] Мәхрәм кардәш – өйләнешергә тыелган якын кардәш – Тәрҗемәченең аңлатмасы.