Һиҗрәт кичәсе сафар аеның егерме җиденче кичедер. (быел 2015 елда 8-9 декабргә туры килә) Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлләмнең Аллаһы Тәгалә кушуы белән, кяферләр җәфасыннан котылу өчен, Мәккә шәһәреннән Мәдинә шәһәренә күчәргә ниятләп юлга чыккан көнедер. Ул көн Расүлуллаһның кяферләр җәфасыннан котылу көне булганлыктан, билгеле, һәркемгә шатланып, башка бәйрәмнәр кебек, тантана итәргә тиешле булган Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт көнедер. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең кяферләрдән котылганына шатланып бәйрәм итү, Пәйгамбәребезне зурлау һәм аны хөрмәтләү булганлыктан, мөстәхәб гамәлләрдән саналадыр. 
 

Яңа күченү — яңа дәвер башы

Сафар аеның 27нче көненө каршы кичтә Мөхәммәд Пәйгамбәр һәм аның сәхабәләренең туган шәһәрләре Мәккәдән Мәдинә шәһәренә мәҗбүри күчеп киткән —  һиҗрәт иткән көн. Шушы көнне, ягъни 622 елның 16 июль төненнән мөселман ел исәбе — һиҗри ел исәбе башлана.

Һиҗрәт — гарәпчә “ташлап китү”, бер җирдән башка җиргә күчеп китүне аңлата. Ислам дине тарихында исә Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи вәссәлләм һәм янындагы Мәккә мөселманнарының Мәдинәгә күченү вакыйгасыннан килә: бу күченү елыннан мөселманнарда вакытны, елларны санау, билгеләү башлана.

Расүлуллаһның һиҗрәте. Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи вәссәләм Мәккә халкына аларның иске диннәренең мәҗүсилектән булганын, ә потка табынуның дөрес түгеллеген — аларның ата-бабаларының диннәрендә ялгышканнарын сөйли. Бу исә мөшрикләрнең ачуларын арттыра.

Мәккәдә яшәргә, Ислам динен җәелдерергә мөмкинлек калмагач, Расүлуллаһ салләллаһү гәләйһи вәссәлләм Мәккәдән бик ерак булмаган Таиф шәһәренә барып, дингә өндәү эшен анда башкарырга уйлый. Ләкин Таифның мөшрик халкы Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи вәссәлләмне кире кагып кына калмый, бала-чагаларыннан ташлар аттырып, шәһәрләреннән куып та чыгара. Канга батып Мәккәгә кайтырга мәҗбүр булган хәзрәте Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вәссәлләм ничек кенә газапланса да, өметсезлеккә бирелми, киресенчә, үзендә зур сабырлык табып, пәйгамбәрлек вазыйфасын үтәргә тырыша.

Ясриб (Мәдинә) мөселманнары хәзрәте Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи вәссәлләмне һәм Мәккә мөселманнарын үз шәһәрләренә — Ясрибкә чакыралар. Расүлуллаһ салләллаһү гәләйһи вәссәлләм: “Сез күченеп китәчәк урын — ике ташлык арасында урнашкан, хөрмәлек җире икәнлеге миңа күрсәтелде”, — дип, сәхабәләренә Ясрибкә күченеп китәргә рөхсәт бирә, һәм алар. Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи вәссәлләмнең сүзен тыңлап, икешәр-өчәр кешелек кечкенә төркемнәр булып, мөшрикләргә сиздерми генә, Ясрибкә, ягъни Мәдинәгә күченә башлыйлар.

Шулай итеп, Ислам тарихында иң олы вакыйгаларның берсе — һиҗрәт башлана. Ниһаять, Мәккәи Мөкәррәмәдә бары тик хәзрәте Расүлуллаһ салләллаһү гәләйһи вәссәлләм белән Әбү Бәкер радый Аллаһү гәнһү, аларның гаиләләре, хәзрәте Гали радый Аллаһү гәнһү һәм күчеп китә алмый торган берничә хәлсез һәм карт мөселман гына кала.

Мәккә мөшрикләре Ислам диненең көчәюеннән куркып пәйгамбәребезне үтерегә дип мәкерле план коралар. Алар һәр кабиләдән иң таза, яшь ир-егетләрне сайлап, үткен кылычлар белән коралландыралар. 40 кабиләдән берәр кеше (40 ир-егет) җыела. Алар барысы да берюлы пәйгамбәребезгә кылыч белән сугарга тиеш була. Бу пәйгамбәребезнең кабиләсе үч ала алмасын өчен шулай уйланыла. 

Ләкин Җәбраил фәрештә һиҗрәткә рөхсәт алып килгәч. Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи вәссәлләм юлга кузгала. Ул үзен сагалап торучылар яныннан "Йәсин" сүрәсенең беренче 9 аятен укып туфрак сибеп үтеп китә һәм тегеләр аны күрми. Ул туп туры дусты Әбүбәкер р.г. янына бара һәм алар юлга кузгалалар. Эзәрлекләү башлангач алар тау куышында яшеренергә мәҗбүр булалар. Тау куышына эзәрлекләүчеләр килә. Ләкин Аллаһы Тәгалә үрмәкүчкә куыш авызына пәрәвез үрергә әмер бирә һәм күгәрченгә оя корырга. Кяферләр моны күргәч куышка кереп тормыйлар. Пәйгамбәребез янә юлга чыккач, аларны кяферләрдән берәү ат белән куып җитә башлый, ләкин аның атының аягы комга бата башлый һәм ул куркудан гафу үтенеп кире кайтып китә. Менә шундый могҗизалы хәлләр дә була бу вакыйгада. Мәдинә халкы пәйгамбәребезне зур шатлык белән бик олылап каршы ала. 

һиҗрәт — Ислам тарихында гына түгел, бөтендөнья тарихында бер борылыш ноктасы. Аның максаты җәфалардан, золымнардан котылу гына түгел, бәлки Ислам диненең матур киләчәге, аның көчле булуы, киң таралуы, чәчәк атуы өчен урын тәэмин итү иде. Мәккәдә золым астында яшәгән кечкенә генә бер төркем мөселманнар Мәдинәгә күчеп килгәч, күбәеп, көчлеләнеп, бер җәмгыять булдылар — көчле дәүләткә әверелделәр…