Мөгаен, һәрбер кешенең күңел түрендә нинди дә булса бер үзенә генә хас яшерен сере була. Ул аны һичкемгә дә, хәтта үз-үзенә да ачып салырга теләми. Курка. Газаплана. Ояла. Һәм, ниһаять, иң ахырдан ул аны үзе белән кабергә дә алып китә — Мәңгелек Караңгылыкка…
Кызганыч ки, минем дә күңел сандыгында шундый бер сер саклана, бик күптәннән, төрмә елларыннан. Билгеле инде, ул төрмә, лагерь, этап фаҗигаләре турында байтак сөйләдем. Истәлекләр дә яздым.
Ләкин… Ләкин язмышымның ул еллардагы бер вакыйгасын телгә алырга базмадым — аны «онытып», читләтеп үтәргә тырыштым. Нигә? Шикләндем, гайбәттән курыктым, мине аңламаслар дип шөбһәләндем. Хәзерге заман өчен гайре табигый, хәтта гөнаһ саналган ул гамәлне ничек кабул итәрләр? Минем ул вакыттагы рухи халәтемне йөрәкләре аша үткәреп, ачыныпмы, әллә, икейөзле булган, дип гаепләпме?! Шулай булгач, аны фаш итәргә мин хаклымы соң?
Менә шул сораулар һәрвакыт мине газаплады һәм кулымны, телемне тыеп торды.
Ә хәзер? Хәзер инде, «теге дөнья» бусагасына якынлашкач, серне саклау, бигрәк тә аны үзең белән алып китү мөгаен, үзе үк гөнаһ булыр иде. Ярар, ни булса да булыр — дөньяныкы дөньяда калсын.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Вакыйга болай башланды.
1938 елны СССР Югары судының хәрби коллегиясе үзенең 12 майдагы Күчмә сессиясендә безгә «рәхимлелек» күрсәтте: башкаларны үлем җәзасына тартканда, безне ун елга каты режимлы төрмәгә хөкем иттеләр. Срокны тутырганнан соң (үлми калсак), гражданлык хокукларыннан да мәхрүм калырга тиеш идек. «Бәхетле» биш комсомолны (Әбжәлишев Мәхмүт, Акимов Николай, Республиканец Гений, Нижгородцев Ардалиан һәм мин фәкыйрегез) Казан пересыльный төрмәсеннән, «Столыпин вагоннары»на төяп, купе-камераларында Бөгелмә, Уфа, Свердлов, Чиләбе, Төмән төрмәләренә «ял итәргә» алып киттеләр. Ниһаять, төп торагыбыз булачак Тобол политизоляторына китереп җиткерделәр. Нәкъ октябрьнең 21 еллык бәйрәме алды көннәре иде. Монда, Себер-анабызда, калын карлы, зәмһәрир суык кыш иде инде.
Сезнең күбегез, хөрмәтле укучыларым, мөгаен, Федор Михайлович Достоевскийның «Письма из мертвого дома» исемле китап-истәлекләрен укып, анда тасвирланган коточкыч хәлләрдән, күренешләрдән тетрәнгәндер инде. Безне, аеруча куркынычлы биш җинаятьчене, менә нәкъ шушы үле йортка китереп яптылар.
Аллаһыга мең шөкер, әүвәл — мунча!
Инде кулга алынганнан бирле, ел ярымга якын алыштырылмаган, каешланып каткан, бетләп беткән сәләмә өс-башны, ниһаять, салып ташладык. Ә тән калын кара калкан белән капланган, юып кына бете- рерлек түгел. Каен себеркесе булмаса да, ләүкәсе, мичендә пар сала торган тишеге бар икән. Менә шул мәрхәмәтле утавыз тишеккә чумеч-чүмеч су ташладык та тиз генә ләүкәгә менеп кунакладык, калканнарны җебетәбез.
Мунчадан чыгуга, безгә совет сәяси тоткыннары кия торган өр-яңа мундир һәм күлмәк-ыштан бирделәр. Киендек — бер-беребезне танымыйбыз.
Тар, тимер баскычлардан доңгыр-доңгыр өскә күтәреләбез. Мәхбүс алай-болай аска ташланып үзен харап итмәсен өчен, саклык йөзеннән, әйләнә-тирә тимерчыбык җәтмә белән уратылган. Югары катка алып менеп, безгә торырга билгеләнгән камераның зур, авыр, тимер ишеген ачтылар. Команда: «Керегез!»
Кердек — имәнеп киттек. Шолдыр-шолдыр ишек ябылды, бикләнде. Без һаман басып торабыз: өнме, төшме?! Шәһәр мәктәбенең сыйныф бүлмәсе кебек киң, биек түшәмле иркен бүлмә. Каршыда ике зур тәрәзә, тимер рәшәткәләр белән шакмакланмаган (!), фәкать рамнарының урта төшенә хәтле сөңге-сөңге очлы кыйлар гына беркетелгән. Дивар-түшәм известь белән акшарланган. Бүлмәдә рәт-рәт тезелгән биш карават (билгеле инде, аяклары идәнгә кузгатмаслык итеп беркетелгән). Һәр караватта салам тутырылган матрас, мендәр, одеял, хәтта ап-ак простынялар да җәелгән. Уртада озын өстәл, ике якта ике озын урындык (аяклары идәнгә беркетелгән). Әллә инде оҗмахка кердек! Гаҗәп!
Кулга алынганнан бирле, елдан артык вакыт эчендә, беренче тапкыр чишенеп, һәрберебез аерым-аерым караватка, чиста урын-җиргә яттык, үлгән кебек йоклап киттек-бәхет!
Әмма бу рәхәт озакка сузылмады. Нәкъ яңа 1939 ел алдыннан (31 декабрьдә) безне моннан берәм-берәм алып чыгып, бик ашыгыч рәвештә, яңача, совет проекты белән салынган, өр-яңа, әле цемент-измәләре дә кибеп бетмәгән (Себер кышы уртасында салынган, шушындагы ук мәхбүсләр тарафыннан, Стаханов методы белән) йортка китерделәр. Мине дә үземә билгеләнгән персональ бүлмәмә керттеләр. Ишек шалт ябылды, шырт бикләнде — автомат бик.
Мин әле һаман бусага төбендә басып торам — аптыраган. Бу юлы инде теге каһәр суккан патша төрмәсе камерасына кергәндәге сөенечле аптырау түгел иде. Өч метр чамасы озынлыкта, ике метр чамасы киңлектәге ялгызак (одиночка) камерасына кем куансын!
Су саркып торган дүрт саргылт дивар — таш капчык. Ә тәрәзә? Мөгаен, бу таш капчыкка тәрәзә кирәкле саналмаган. Бары тик өстә — түшәм почмагында бер шәүлә шәйләнә. Анда — эченә тимерчыбык җәтмә куелган пыяла белән беркетелгән төнлек. Билгеле инде, аннан көн яктылыгы бу куышка үтеп керә алмый. Ул яктылык тагын бер дөнья барлыгын гына искәртеп тора.
Камераның уртасында цементтан катырылган биек бүкән өстәл. Аның янында кечерәк-тәбәнрәге — урындык. Ә ятак? Тирә-якка карыйм — әллә монда гел басып торырга гынамы? Диварны капшыйм. Әһә, менә кайда икән хикмәт — уң як диварның түбән өлешендә нәкъ мөселман каберендәге ләхет кебек ниша, аның эчендә күтәрмәле-төшермәле тимер челтәр. Мөгаен, ул төшкәндә ятак вазыйфасын үтидер. Шулай булып чыкты да. Кичен түшәмдәге кызарып кына янган лампочка үзенең трахумлы күзен өч тапкыр кысуга, теге, дивардагы «ләхет»тән шылдыр-шылдыр килеп тимер челтәр ауды. Эчендә саламнан тегелгән матрас, мендәр һәм саргылт солдат одеялы. Ишектәге форточка ачылды, надзирательнең беренче боерыгы яңгырады:
— Ятарга! Башны одеял белән урамаска, ачык тотарга!
(Бусы мәхбүс төнлә буылып үләргә маташмасын өчен икән. Бу кайгыртуның сәбәбен бер төнне йокы аралаш онытылып, одеялны башка тарткан өчен өч тәүлек карцерда утырып чыккач кына төшендем).
Менә мин — одиночкада, ялгыз бүлмәдә. Исем- фамилиям дә камера артында калды. Эндәшкәндә дә, камера номеры белән «зэк 93» дип кенә кычкыралар. «Чык! Кер!» — башка бер ләм-мим сүз юк. Надзирательләргә халык дошманнары белән мөгамәләгә керү катгый тыела (Тынлык. Менә кайда икән ул «Үле йорт!»).
Бу зинданда бердәнбер дус — почмактагы параша — тәһарәт чүлмәге. Аның белән һәр иртәне (надзиратель сагында) хәҗәтханәгә барып күңел ачып, сәяхәт кылып кайтабыз. Билгеле, болары әле сер түгел, анысы алдарак булыр. Аннан тагын, зиндан түшәмендә, кан сауган гыйфрит күз. Ике бүкән. Өченчесе — мин. Тынлык. Вакытны да белеп булмый — әллә төн, әллә көн? Утырып уйланам. Һаман бер уй, бер җавапсыз сорау — нигә мин бу таш капчыкта? Тагын күпме вакыт монда яшь гомерне яндырырмын?
Утырам. Вакыт-вакыт ишектәге сыңар аждаһа күз карый — ачыла-ябыла. Дагалы итек тавышы ераклаша. Тагын тынлык. Ике таш бүкән, Өченчесе — мин. Башта уйлар: «Нигә?», «Нигә?», «Нишләргә?» Сөйләшмиләр. Укырга китап, язарга кәгазь, каләм бирмиләр. Арлы-бирле йөрергә дә ярамый, аждаһа күз күреп калса — карцер!
Нишләргә соң? Бу тын-телсез газаптан ничек котылырга? Ничә тәүлек инде мин монда? Белмим, чөнки көн-төн аергысыз. Тагын күпме бу хәлдә калырмын? Бер ай? Бер ел? 10 ел?! Ә 10 елга барып җитә алырмынмы соң, акылдан шашмыйча. Уйларны! Уйларны үзгәртергә иде башка якка. Ә алар, компас кебек, «Нигә?!»дән башка кыйбла таба алмыйлар. Инде күңелдә сакланган барлык: Дәрдмәнд, Тукай, Рәмиев, Такташ, Туфанны кабатлыйм. Үземнең язылган, язылмаган шигырьләремне укыйм. Арыйм. Туктыйм. Ә уй маятнигы тагын: «Нигә?» — ди.
Күкчәтауда мәктәптә укыганда кайдандыр кулга төшеп, курка-курка укылган Сүнчәләй тәрҗемәсендәге «Шильон мәхбүсе»нең беренче юллары искә төшә. Минем турыда язылганнары:
Ничә еллар инде бу бинада Ялгыз утырадыр башым,
Бер савыт су, бер телем икмәк Ирер бәнем ашаган ашым.
(Күңелдә сакланган варианты).
Әллә йөз, әллә мең тапкыр кабатлыйм бу юлларны. Авызым кибә, чайкарга бер уртларлык су юк. Димәк, тагын уйларга? Уйлар күбәйгәннән-күбәя баралар, берсе өстенә берсе өелә һәм… бу тыгызлыктан баш чатный, шартларга җитешә. Күзләр сызлый башлый. Йөрәк тибеше ешлана. Күз алларын караңгылык баса һәм каршымда ниндидер шәүләләр биергә керешәләр. Әллә инде акылдан шашам! Аягүрә басам. Күзләремне ачып йомам. Кулларымны хәрәкәтләндерәм. Ишектән аждаһа күз карый:
— Утыр!
Утырам. Шундук башка чәчрәп уйлар тула — «Нигә?»
Ничек соң котылырга бу җавапсыз агулы зәһәр уйлардан? Ничек?!
Мөгаен, монда бер генә мөмкинлек бар — акылдан шашу. Акылын югалткан бәндәгә рәхәт — диңгез тубыктан. Анда уй да, газаплану да юк. Минем алдагы бердәнбер юл — шул! Башка чара калмады. Әйләнә-тирәдә караңгы таш дивар.
Әмма! Бу бит тере мәет булу. Аяклы, күзле фаҗига булу. Юк, мин әле (нигәдер) акылдан шашарга теләмим! Теләмим!! Ә соң алай булгач, нишләргә?! Бу таш капчыктан котылу мөмкинлеге юк бит. Минем язмыш инде Мәскәүдәге бер таш пулаттагы биниһая җиһазлы кабинетта утыручы түрә тарафыннан, мин әле бу таш капчыкка эләккәнче үк, бик пөхтәләп, шәрехләп язып куелган. Ул төрмә коридоры дивары түрендә рамада эленеп тора. Анда минем ничек йокларга, кайчан уянырга, ничек атларга, хәтта ничек суларга тиешлегем — барысы да күрсәтелгән. Мин шул низамга гына буйсынырга, ул кушканча яшәргә тиешмен. Ә мин (нигәдер) алай яшәргә теләмим. Ә соң ничек яшәргә телисең?
Белмим.
Ниһаять!
Эврика!
— Таптым!!
— Чыннан да таптым! Аллаһыга мең шөкер, ниһаять, мин бу дөнья газапларыннан котылу мөмкинлегенә юл ачтым.
Менә шушы «табыш» — минем моңа кадәр берәүгә дә ачылмаган күңел сандыгымның сере иде. «Колыма хикәяләре»ндә, үзем белән булган барлык маҗараларны язсам да, бусын «онытып» калдырган идем.
Һәр иртәне (сәгать 6 да) чират белән надзиратель камераларның ишеген ача да, башы белән генә ымлап, чыгарга боера — хәҗәтханәгә, юынырга. Мәхбүс, үзенең шәхси парашасын күтәреп, сак астында коридор башындагы хәҗәтханәгә бара, парашасын бушата, чайкый, почмакта торган карамай савытындагы пумаланы алып парашасьн майлый — дезинфекцияли, аннан тиз-тиз юына да, тагын парашасын күтәреп кире камерага кайта. Ишек ябыла, бикләнә — тагын бер тәүлеккә!
Ул иртәдә дә тәртип элеккечә барды — ишек ачыл- ды, надзиратель ымлады. Мин парашамны күтәреп хәҗәтханәгә бардым, бушаттым, чайкадым, майладым һәм… Нәкъ шәригать шартлары буенча тәһарәт ала башладым. Надзиратель бу көтелмәгән яңача юынуны күреп хәйран калды, хәтта телгә килде:
— Ты что, шаман?!
— Нет, мусульманин.
Әмма ул шундук, минем белән сөйләшү катгый тыелганлыкны исенә төшереп ахры, башка сүз кузгатмыйча, ашыктыра башлады.
— Ладно. Давай быстрее, быстрее, без фокусов!
Әмма мин фокусларны дәвам иттем: аяк-кулларымны өч тапкыр юдым, битемне, колак артларын сыпырдым, авызымны өч тапкыр чайкадым.
Камераның ишеге ябылып бикләнгәч (инде надзиратель башка камера мәхбүсләрен «оправкага» ташый — мине күзәтергә вакыты юк), цемент идәнгә өстемдәге бушлатымны намазлык итеп җәеп кыйблага таба бастым. Ике рәкәгать иртәнге намазга. Ике кулымны колак яфракларына куеп, тавышланмыйча гына азан әйттем.
—Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, әшһәде әллә илаһә иләллаһ вә әшһәде әннә Мөхәммәд расүлуллаһ!
Аннан, ният кылып, тиешле аятьләрне укый-укый сәҗдә кылдым, кул кушырып тора башладым. Ахырында, бер «Әлхәм», өч «Колһуаллаһ» сүрәсен укып, бик озак дога кылдым. Әнием Маһиҗамал рухына, бабаларым Сәлахетдин һәм Мөхәммәтсадыйк рухына. Һәм шушы догалар, изге теләкләр тәэсирендә онытылдым. Төрмә дә, камера да каядыр югалдылар. Мин ниндидер якты, гүзәл дөньяда гиздем. Күңел бушады. Кайгылар таралды. Күңелем яктырып, нурланып китте. Сулыш алуым киңәйде, үземне һәм бәдәни, һәм рухи яктан пакьләнгәндәй хис иттем.
— Йа Раббым, бу нинди тылсымлы һәм шифалы көч, Синең һәр аятеңдә, һәр сүрәңдә, һәр сүзеңдә! Алар миңа өмет, дәрт, дәрман бирде. Күңелем нурланды. Мин тоткынлыктан котылдым һәм үземне Гарше-көрсидә хис иттем.
— Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Мең-мең рәхмәт сиңа, Мәүләм, мине бу газаптан коткарган, хибестән рухи азатлык һиба иткән өчен: шатлыгымнан Сиңа сәҗдә кылам. Догаларымны кабул кыл, и Кадыйр!
Менә шулай мин тәүлеккә биш тапкыр (иртә, өйлә, икенде, ахшам, ястү намазлары) намазлыкка басып азан әйтеп, Хак Тәгалә кодрәте-шәфкатена оеп намаз укый башладым. Тора-бара инде онытылган (мин мәдрәсәдә 18-21 елларда Иман шарты, һәфтиякне үтеп, Коръән хәтем кылган шәкерт булсам да, «дәһрилек»тә узган еллар хәтерне йомшарткан) аятьләр, сүрәләр, догалар акрынлап яңадан хәтергә кайта башладылар. Аларны намаз укымаган вакытларда күңелдән кабатладым. Ә инде намаз вакытында аларны ихлас күңелдән, хатасыз, онытылып, шик вә шөбһәсез инанып укый башладым.
— Гажәп! Дөнья нинди киң һәм гүзәл. Нинди көч ул тылсымлы догаларда. Ул мине таш зинданда барлык рухи, бәдәни җәфалардан тартып алып, яшәү көче өсти. Дога — Әбелхәят!
Менә мин шулай, Совет заманы жимеше (пионер, комсомол, коммунист), техниканың иң соңгы табыш ларын кулланып салынган Тобол политизоляторының (ул шулай атала иде) ялгызак камерасында 540 тәүлек (ел ярым) дәвамында, һәркөн өзлексез биш вакыт намаз укып, күңелемне пакьләп-тынычландырып, ялгызлык газабыннан — акылдан шашу фаҗигасеннән сакланып калдым. Тагын кабатлыйм: ихлас күңелдән укылган биш вакыт намаз һөм догалар аркасында.
Элегрәк бу турыда язу түгел, кемгә дә булса «ачылу» да мөмкин түгел иде бит. Менә шуңа күрә, ул хәл миндә сер булып сакланды.
И заманалар!
И гадәтләр!
Билгеле, әле хәзер дә минем бу гамәлләремне төрлечә тәгъбирләүчеләр табылыр. Анысы инде алар намусында. Ә мин чыдый алмадым, серемне ачтым.
Бигайбә, чордашлар…