Иң зур дини бәйрәмнәребезнең берсе булган Корбан гаете мөбәрәк булсын!

Изге Корбан бәйрәме көннәрендә хәерле ниятләребез һәм изге хыял-максатларыбыз тормышка ашсын.

Һәрбер гаиләгә, йортларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт иңсен.

Дини бәйрәмнәр илебездәге мөселманнарның бердәмлеген, татулыгын арттырсын, һәркемдә булган кешелеклелек сыйфатларын чагылдырырга ярдәм итсен.

Чалган корбаннарыбыз, гает иртәләрендә кылган догаларыбыз кабуллардан булсын, илләребез имин, дөньяларыбыз тыныч торсын.



Мөбәрәк булсын Корбан бәйрәме! Аллаһ Тəгалə безнең корбаннарны кабул итсен, Үзе риза булырлык гамəллəр кылырга һəм рəхмəтле булган җəннəтлəренə ирешүлəребезне насыйп кылсын, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырып, ике дөньяда да Үзенең чиксез мәрхәмәтен насыйп әйләсен. Өйләребездә бәрәкәт, иминлек булып, иман нуры балкып торсын! Бәйрәм белән!

***

Хөрмәтле мөселманнар! Елга бер мәртәбә була торган бөек бәйрәмебез –  Корбан гаете барчаларыбызга мөбарәк һәм хәерле булсын! Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә тәүфыйк-һидәят биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен. Мөкаддәс Корбан бәйрәме көннәрендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, корбаннарыбызны чалып Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә насыйп булсын!

***

КОРБАН БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН!
Бу мөбарәк бәйрәм көннәрендә корбан китерүләребезне, игелекле гамәлләребезне, гыйбадәт кылуларыбызны, догаларыбызны Аллаһ Тәгалә кабул итүен һәм алар өчен безгә оҗмах бакчалары бирүен телим. Безнең йортларда һәрвакыт иминлек һәм бәхет хөкем сөрсен, иман нуры сүнмәсен-сүрелмәсен. Аллаһның безгә биргән нигъмәтләре һәм рәхмәте ике дөньяда да булсын. Корбан бәйрәме белән!

***

Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Бәйрәм мөбарәк булсын һәм барыбызга да игелек һәм иминлек китерсен. Безнең йортларда кунакчыллык һәм юмартлык хөкем сөрсен. Аллаһы Тәгалә безне гафу итсен, сабырлык, тынычлык һәм ныклы иман бирсен!

***

Изге бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм! Корбан бәйрәме безгә Аллаһы Тәгалә белән якынаю шатлыгын, көч һәм оптимизмны арттырсын, игелекле эшләргә һәм мактауга лаеклы гамәлләргә илһамландырсын, өмет һәм җан тынычлыгы бүләк итсен! Ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

***

Кадерле кардәшләр! Сезне якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Бу — юмартлык, мәрхәмәтлек, затлылык һәм игелекле гамәлләр бәйрәме сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек бирсен. Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык, бәхет хөкем сөрсен. Корбан бәйрәме белән!

***

Бәйрәм белән сезне кадерле мөселман кардәшләр!

Корбан китерү йоласы иман иясенең рухи чистарынуына гына түгел, ә җир шарындагы ярлы халыкның аз гына булса да азык-төлек белән тәэмин ителүенә дә ярдәм итә.

Аллаһы Тәгалә безгә үзенең фатихасын, бәхет һәм сәламәтлек, ә яши торган дөньябызга тынычлык, иминлек һәм муллык бирсен!

***

Сезне Бөек Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Бу матур бәйрәм мөбарәк булсын һәм һәр йортка шатлык, татулык, тынычлык һәм иминлек китерсен!

Корбан — Аллаһы Тәгаләнең изге әмере, ул безгә биргән чиксез яхшылыклары һәм мәрхәмәтләре өчен Аңа буйсыну һәм рәхмәт күрсәтү.

Мөхәммәд Пәйгамбәр (салләллаһу гәлейхи уас-сәләм) бер хәдистә: «Аллаһы Тәгалә каршындагы иң яхшы көн – Корбан бәйрәменең беренче көне» — дип әйткән.

Шуңа күрә, Аллаһы Тәгалә бу көнне безгә саф күңел белән намаз укырга һәм корбан китерергә насыйп итсен, Үзенең мәрхәмәтен тоярга мөмкинлек бирсен. Раббыбыз безгә бәхет һәм сәламәтлек, тынычлык һәм муллык иңдерсен! Бәйрәм белән!

***

Ислам диненең төп бәйрәмнәренең берсе – Корбан бәйрәме белән котлауны кабул итегез! Бу якты бәйрәмдә Раббыбыз корбаннарыбызны кабул итсен, һәркемгә сәламәтлек, бәхет һәм муллык, иминлек һәм барлык яхшы башлангычларда уңышлар бирсен. Аллаһы Тәгалә безне авырулардан, бәла-казалардан һәм төрле афәтләрдән сакласын, догаларыбызны кабул итсен һәм безгә ике дөньяда да яхшылык һәм мәрхәмәт бирсен.

***

Сезгә Гыйд әл-Адха-Корбан бәйрәме уңаеннан чын күңелдән котлауларымны юллыйм. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, күтәренке рух, ак бәхетләр, иман ныклыгы телим.

***

Сезне чын күңелдән Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!

Бу изге бәйрәм кешелекнең иң яхшы сыйфатларын символлаштыра – игелеккә омтылу, мәрхәмәтлек, якыннарыгыз турында кайгырту. Ул иң якты хисләр белән сугарылган, кешеләрнең якынаюына хезмәт итә, Ислам диненең мәңгелек рухи кыйммәтләренең тирәнлеген ача.
Сезгә чын күңелдән бәхет һәм иминлек, барлык яхшы, изге максатларыгызга ирешүегезне телим!

Корбан бәйрәме белән фотолар, открыткалар

Корбан гаете белэн открытка ватсапка җибәрү өчен

Корбан гаете мөбәрәк булсын! (котлаулар)

Корбан бэйрэме белэн котлау

Корбан гаете мөбәрәк булсын! (котлаулар)

Мөбәрәк булсын

Корбан гаете мөбәрәк булсын! (котлаулар)

Корбан бәйрәме белән

Корбан гаете мөбәрәк булсын! (котлаулар)

Корбан белән

Корбан гаете мөбәрәк булсын! (котлаулар)

Матур рәсемнәр котлау өчен

Корбан гаете мөбәрәк булсын! (котлаулар)

Корбан бэйрэме белэн котлау открыткасы

Корбан гаете мөбәрәк булсын! (котлаулар)