Изге Коръәнне бер телгә дә тәрҗемә итеп булмый. Бары тик аның якынча мәгънәсен, тәфсирен генә бирергә мөмкин. Коръән тәрҗемәсендә аның мәгънәсе аңлашылмый. Билгеле бер аятьнең мәгънәсен аңлау — аңларга тырышу гына. Беркем дә тәрҗемәләрдән илаһи мәгънәләрне төшенә алмас, бу очракта кем тәрҗемә итү мөһим түгел.
Мисал өчен гарәп телендә 12 300 000 сүз бар ягни 12 миллионнан артык сүз. Ә инглиз телендә — 600 000, француз телендә — 150 000, урыс телендә — 130 000, ә татар телендә тагын да азрак сүзләр. Гарәп теле гаять бай тел — шуңа күрә Коръәнне бүтән телгә дөрес, тулы итеп тәрҗемә ясап булмый.