Мәдинә (гарәпчә “Мәдинә ән-Нәби” — “Пәйгамбәр» шәһәре”) — Мөхәммәд галәйһиссәләм мәчете (мөселманнар өчен дәрәҗәсе буенча икенче урында торган изге җир) урнашкан шәһәр, 622 нче елдан алып, 657 нче елга кадәр хәлифәт башкаласы булган.

Бу шәһәр тарихы, төзелеше, исеме белән Мөхәммәд галәйһиссәләмгә бәйле. Пәйгамбәребез әлеге шәһәргә 622 нче елда һиҗрәт итә, аңа кадәр ул Йасриб исемен  йөрткән. Биредә яшәүчеләр (пәйгамбәребез аларны “әнсарлар” дип атый, бу сүз “ярдәмчеләр” дигән мәгънәне аңлата) мөһәҗирләрне (Һиҗрәт кылучыларны) бик җылы, дусларча каршылый. Мөхәммәд галәйһиссәләм ике шәһәр халкын берләштерә, туганлаштыра. Мәдинәдә яшәүчеләрнең кече бер өлеше яһүдләр булган, пәйгамбәребез алар белән тыныч яшәү килешүе төзи.   Бу шәһәрдә Ислам шәригате кануннары формалаша, Ислам дәүләтенең нигезе булдырыла.

Мөхәммәд галәйһиссәләм биредә үз өен сала, янәшәдә мәчет төзи, әлеге Аллаһ йортына аның исеме бирелә, ул монда дәгъват кылып, соңгы көннәренә кадәр яши, шунда күмелә. Аның тәне хатыны Гайшә бүлмәсендә күмелгән, соңрак бу урын Пәйгамбәр мәчетенең бер өлешенә әверелә. Мөхәммәд галәйһиссәләм кабере белән янәшәдә беренче хәлифләр Әбү Бәкер (р.г.) һәм Гомәр (р.г.) дә күмелгән.

Мәдинә шәһәрендә күп тарихи урыннар сакланган. Пәйгамбәр мәчете дә һәрвакыт зурайтыла, төзекләндерлә. Биредә иң зур төзекләндерү эшләре 1990 нчы елларда король Фәтех җитәкчелегендә башкарыла. Мәчет берничә мәртәбә зурайтыла, әмма элеккеге төзелмәләр (төп гыйбадәт залы, манаралар, Мөхәммәд галәйһиссәлам кабере өстендәге гөмбәз һ.б.) сакланып калына.

Мәккәдән аермалы буларак, Мәдинә шәһәрендә тарихи истәлеккә ия урыннар күбрәк сакланган, дөрес, алар соңгы ун ел эчендә нык кына үзгәртелә, яңартыла. Шәһәр кысаларына Өхед тавы да, шәхидләр зираты да керә. Хаҗ вакытында Куба мәчетен (пәйгамбәребез тарафыннан һиҗрәт вакытында беренче төзелгән мәчет) һәм Кыйблатайнны (“Ике кыйбла мәчете” — бу урында намаз укыганда пәйгамбәребезгә кыйбланы Иерусалимнан Мәккәгә үзгәртү турында вәхи килә) сәламләү гамәле киң таралган. Мәдинә шәһәрендә яшәүчеләр югары әхлаклы булулары белән аерылып торалар.