Мәүлид бәйрәме тарихы

Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне — Ислам дөньясында зур тантана көне. Бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Шул көннән башлап Ислам нуры җәелгән. Бик күп могҗизалар пәйдә булган. Хәзерге көндә күп яшьләребез Мәүлид бәйрәменең тарихын, бу көн ни өчен бәйрәм дип аталуын, «мәүлид» сүзенең мәгънәсен ачык итеп белмиләр. Тик ата-бабадан калган бәйрәм дип кенә аңлыйлар. «Мәүлид» — гарәп сүзе — туу дигән мәгьнәдә. Үзебезчә әйтсәк, бүген иң сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең дөньяга килгән көне, дигән сүз була. Аллаһы Тәгалә аңа пәйгамбәрлек бирде, аңа Коръән иңдерде. Җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә һәм бәндәләрне шул дингә өндәргә боерды. Хәзрәте Расүл Әкрам, Аллаһы Тәгаләнең иң якын Илчесе буларак, туры юлны — дөнья вә ахирәттә мәңгелек бәхет-сәгадәткә, рәхмәткә ирешү юлын Ислам дине белән күрсәтте. Шуңа күрә аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә. Аның шәфәгатен өмет итеп салаватлар әйтелә. Ахырзаман Пәйгамбәре булган сөекле Пәйгамбәребезнең туган көнен бәйрәм итү хакында галимнәр ул вафат булганнан соң 600 елга кадәр тарихта мәгьлүмәт тапмаганнар, белмәгәннәр. Шул еллар үткәннән соң, Ирбил падишаһы Мәлик Мөзаффар әбү Сәгыйть бине Гали Расүлуллаһка мәхәббәтеннән, бик юмартлыгыннан, зур аш мәҗлесе әзерләп, күп халыкны җыеп, кунак итүне һәм күп хәер-ихсан сәдакалар бирүне гадәткә керткән. Үзе исән чагында һәр елны меңнәрчә галим-голәмәләрне, фәкыйрьлөрне җыеп, зур аш мәҗлесе үткәрә торган булган. Шул мәҗлесләрдә Расүлуллаһны хөрмәт илә искә төшереп, «Мәүлид шәриф» касыйдәсе укып, салаватлар әйтә торган булганнар. Шушы күркәм гадәт бара-бара бөтен илләргә таралып, һәр җирдә мөселманнарның сагынып, көтеп ала торган изге бәйрәменә әйләнеп киткән.

 

Мәүлид көне

Мәүлид көне — рабигүл әүвәл аеның уникенче көнедер. Мәүлид көне — Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһис-сәлләмнең туган көне булып, ул шул көнне таң алдыннан дөньяга килмештер. Без — мөселманнар өчен зур шатлык көнедер. Безнең дөнья вә ахирәттә булуыбыз өчен җанын-тәнен кызганмыйча, Аллаһы Тәгалә күрсәткән тугры юлны өйрәтүче кадерле һәм хөрмәтле Пәйгамбәребезнең дөньяга килүе — Аллаһы Тәгаләнең безгә шәфкать итеп рәхмәт иңдергән һем безгә Үзен танытыр өчен туры юлга күндерүче сөекле баланың дөньяга килүенә сәбәпче булган. Һәм шул Пәйгамбәребез аркасында без дә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешеп, куркынычлы газаплардан котылырга юллар өйрәнергә сәбәп булган көн булганлыктан, ул көнне зурлап һәм шатланып, кадерләп үткәрү дә аздыр. Шатлыктан ул көнне бик зур бәйрәм итеп, Аллаһы Тәгаләгә кат-кат шөкраналар кылу. Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһис-сәлләмгә салаватлар уку, һәм аның хөрмәтенә аш-сулар әзерләп, кардәш-ыругларыны, фәкыйрьләрне җыеп хөрмәт итү, Расүлуллаһны мактап язган шигырьләр сөйләү, мөнәҗәтләр әйтү, Расүлуллаһның башыннан үткән хәлләрне укып, аны хөрмәтләп искә төшерү, мәҗлесләр ясап, мәүлит укыту бик тиешле эштер. Бер ай дәвамында шундый аш-сулар, мәҗлесләр ясап, мәүлидләр укытып, Расүлуллаһка салаватлар укып, шатлык берлә үткәрергә тиештер. Бу көннәрдә аны ни кадәр зурласак, шул кадәр саваплы булырбыз.

Вафат көне

Вафат көне рабигүл әүвәлнең уникенче көне булып Мәүлит көне белән бергә туры киләдер. Ул көн пәйгамбәребезнең вафат булган көнедер. Ул көнне расулуллаһның вафат булганын искә төшереп, һәркемнең үләчәген уйлап, Расүлуллаһка салават әйтеп, Коръән укып, тәүбә кылып уткәрергә тиештер.

 

Пәйгамбәребез (с.г.в.) туган көн Мәүлид кичәсе дип атала. Бу кичә Кадер кичәсеннән соң безнең өчен иң сөеклесе, кадерлесе. Бу көнне Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) тууына шатланучыларның гөнаһлары кичерелә, аның могҗизалы тормышы турында уку, тыңлау, сөйләү саваплы эшләрдән санала. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) туганчы кешелек дөньясы караңгылыкта, рухи төшенкелектә, томаналылыкта яшәгән. Кешеләр кыргыйлашкан, хак дин онытылган, дөньяның бөтен илләре варварлыктан, усаллыктан әлсерәгән. Башка җирләрдәге кебек үк, Мәккәдә дә кансызлык соңгы чигенә җиткән, әхлаксызлык горурлык дәрәҗәсенең күрсәткече булып хезмәт итә башлаган. Хатын-кызларга түбәнсетеп караганнар, алар белән сату-алу иткәннәр. Ә хатын-кызның кыз бала тудыруы зур кайгы һәм хурлык булып кабул ителгән.

Кешелек дөньясының шушы коточкыч чорында Аллаһы Тәгалә яраткан затларның иң бөеге Мөхәммәд гәләйһиссәлләмгә җиде кат җир һәм җиде күк катламы, ягъни бөтен дөнья бертавыштан; «Хуш киләсең, Аллаһ Илчесе!» — дип тавыш биргән.

Мөхәммәд гәләйһиссәлләмнең (с.г.в.) дөньяга килүе, аның Ислам динен таратуы кыргый Гарәбстан халкын иманга китергән. Томаналык, усаллык, рухи әхлаксызлык Ислам тарафыннан юк ителгән. Шуннан башлап, Ислам диненең нуры бөтен җиргә таралып, кешелекне усаллыктан, рухи түбәнлектән, кыргыйлыктан саклап килгән.

Мөхәммәд (с.г.в.) туган вакытта бик күп маҗаралы хәлләр күзәтелгән. Корәеш кабиләсе аксакалларыннан берсе булган Мөхәммәднең бабасы Габделмоталлиб түбәндәгеләрне әйтеп калдырган:

— Мөхәммәд (с.г.в.) туган төндә Кәгъбә тирәли йөрү йоласы башкара идем. Төн уртасыннан соң Кәгъбә Ибраһим яшәгән урынга эндәшеп дога укыды һәм әлеге сүзләрне әйтте: «Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр! Мине мәҗүсилек пычраклыгыннан чистарттылар, дөньяның әшәкелегеннән, бозыклыгыннан арындырдылар».

Бөтен потлар ауды. Потларның иң зурысы — Хубан исемлесе дә егылды. Шуннан соң кемдер: «Әминә Мөхәммәдне тудырды», — диде. Мин Сафа тавына мендем. Шундый шау-шулы иде монда, әйтерсең, бөтен кош-кортлар, җанварлар Мәккәгә җыелган.

Шул көнне Кисра сарае ишелде. Утка табынучыларның мең еллар буена янган уты сүнде. Сава диңгезе кипте.

Мәулидкә мөнәҗәтләр, шигырь һәм салаватлар

Расүлебез Мөхаммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вәсәлләм хәзрәтләренең тууы зикер кылынган вакытта саләвәт  шәрифе укымак,бик күркәм эш була, мәҗлесләрдә Расүлебезнең туган вакыты зикер ителсә,шул зикер ителгән мәҗлескә ул мөбәрәк пәйгамбәребезнең рух шәрифләре  хәзер (килер) булыр диелә.

Бисмилләһи ррахмәәни ррахим

Туды бу айда Расүлемез
Мөхәммәд Мостафа
Яудырабыз без бү көн
Тәбрик сәләмен аңа.

Каршылыйбыз бу мөкаддәс
Айны без шатлык белән
Бер авыздан әйтәбез һәм
Мәрхәбә, йә Мәрхәбә.

Мәрхәбә и гали солтан мәрхәбә
Мәрхәбә Аллаһүны тану чыганагы мәрхәбә
Бар кылучы Аллаһүның сөеклесе, мәрхәбә
Чын күңелдән булган шатлык, мәрхәбә.

Һәм әйтәек: » Йә, Расүлүллаһ»
Сәләмнәр булсын сиңа
Бу мөкаддәс көнне котлап
Мәрхәбә, йәә, Мәрхәбә.

Аллаһүммә салли галә сәйидинә
Мөхаммәдин вә галә әли Мөхаммәд
Пәйгамбәребез туган көндә әйтик күп саләвәт
Саләвәтү вәссәләмү галәйкә йә Расүлүллаһ
Саләвәтү вәссәләмү галәйкә йә Хабибәллаһ.

Уттан буласыгыз килсә азат
Күңел илә дәрт илә әйтик саләвәт
Саләвәтү вәссәләмү галәйкә йә Расүлүллаһ
Саләвәтү вәссәләмү галәйкә йә Хабибәллаһ.

Әмин диеп дога кылыйк барыбызда
Кылган догаларыбыз кабул булсын
Фәрештәләр әмин дигән
Сәгатләргә туры килсен.

Саләвәтү вәссәләмү галәйкә
Йәә Расүлүллаһ
Саләвәтү вәссәләмү галәйкә
Йәә Хабибәллаһ.

* * *

571-нче елның
Рабигул – әувәлендә.
12 сендә тудың син,
Җирне нурга кумдең дә,
Әй, Мостафа Мөхәммәд.

Тәкъдир булган Аллаhтан,
Ятим калган атадан.
Һәм шәфкатьле анадан,
Ул – Мостафа Мөхәммәд.

Аллаhының дусты син,
Әй Мостафа Мөхәммәд.
Безгә шәфәгатьче син,
Йә Мостафа Мөхәммәд.

Шәригатьне сузләдәң син,
Тарикатьне эзләдең,
Хакыйкатьне кузләдең,
Син Мостафа Мөхәммәд.

Җиде кат куккә мендең син,
Гарештән дә аштың син,
Аллаh белән серләштең син,
Йә Мостафа Мөхәммәд.

Атам-анам димәдең,
Балам – чагам димәдәң,
Бары өммәтем дидең,
Син Мостафа Мөхәммәд.

Өммәтең өчен көйдең,
Бик куп хәсрәтләр курдең,
Бик куп михнәтләр уттең,
Син Мостафа Мөхәммәд.

Дога укып сорадың син,
Бер Аллаhка ышандың,
Кәферләргә каршы көрәштең син,
Сыңмадың, сыгылмадың.
Син Мостафа Мөхәммәд.

Ялганны яратмадың,
Гайбәтне таратмадың.
Уз хокукың сакладың,
Мөселманны якладың.
Син Мостафа Мөхәммәд.

Узеңне өстен курмәдең.
Шайтанга бирелмәдең.
Уразасын да тоттың,
Намазны калдырмадың.
Йә Мостафа Мәхәммәд.

Чиксез рәхмәт булсын сиңа,
Куп сәлам булсын сиңа,
Шәфкать әйлә син безгә,
Әй Мостафа Мөхәммәд.

Кыямәтнең көнендә,
Ахирәтнең өнендә.
Шәфәгать ит син безгә,
Без – газиз өммәтеңә.
Әй Мостафа Мөхәммәд.

* * *

Бер Аллаһтан Коръән иңде расулгә
Яхшы аңлап ихлас илә саф күңеленә
Өммәтемә насыйп булсын җәннәт диде
Безнең өчен килде расүл белдегезме.

Коръән укы намаз укы иртә кичен
Расулебез шәфкать итәр мәхшәр көндә
Салават әйт яшь китереп ике күзгә
Салаватны көтә расүл белдегезме

Салават әйт расулгә сәгать саен
Аның рухын шат кылсак хәр көн саен
Расүлемә өммәт кылган бер ходаем
Безнең өчен килде расүл белдегезме.

Гамәл кылсак кабул булыр ин шә Аллаһ
Күңелебездән Коръән хәдисләрне алма
Әзер булыр анда диде җимеш бакча
Өммәтемә диде расүл белдегезме

Әлвән әлвән хәзерләнгән нигъмәтләрен
Сезгә бирәм теләсәләр өммәтләрем
Коръән укып пакъласыннар калебләрен
Иман өчен килде расүл белдегезме.

Хак тәгалә сүзе диеп Коръән сүзен
Бәян кылды расулулла хәдисләрен
Мәңге җәннәттә булсын диеп өммәтләрем
Өммәт өчен килде расүл белдегезме

Инде мәгълүм Коръән сүзен белдегезме
Расулуллаһ сөннәтләрен тоттыгызмы
Яхшы-яман бергә мәхшәр көндә
Өммәтем дип яклар расул белдегезме

Ислам дине кадерле дин белдегезме
Кадрен белеп шөкер хөрмәт кылдыгызмы
Галимнәрнең мәҗлесендә булдыгызмы
Ни гамәлең бар дип сорарлар мәхшәр көндә

Елый елый ике ике күзе беткән иде
Кыям торып аяклары шешкән иде
Өммәт өчен кайгы михнәт чиккән иде
Безнең өчен килде расүл белдегезме.

Әй дусларым моны белгән өммәт кайда
Әгәр белсәң моннан артык нигмәт кайда
Кыямәт көн андин изге шәфкать кайда
Кемнәр өчен килде расүл белдегезме

Расүлебезгә өммәт булыйк дисәк
Ихлас илә салаватны күп күп әйтсәк
Ин шә Аллаһ кыямәт көн кылыр мәрхәмәт
Безнең өчен килде расүл белдегезме.

* * *

Әйтик әле салаватны
Пәйгамбәрләр рухына,
Әйтик әле салаватны
Пәйгамбәрләрнең үзенә.
Әйтик әле салаватны
Рәсүлулла рухына,
Әйтик әле салаватны
Рәсүлулланың үзенә.
Әйтик әле салаватны
Әминәнең рухына,
Әйтик әле салаватны
Әминәнең үзенә.
Әйтик әле салаватны
Хәдичәнең рухына,
Әйтик әле салаватны
Хәдичәнең үзенә.
Әйтик әле салаватны
Фатыйманың рухына,
Әйтик әле салаватны
Фатыйманың үзенә.
Әйтик әле салаватны
Пәйгамбәрләр рухына,
Әйтик әле салаватны
Пәйгамбәрләрнең үзенә.

* * *

Ул туды, башкарды. Үзгәрде бөтен җирнең йөзе,
Чөнки балкытты бөтен җирне хакыйкать йолдызы.

Нур белән тулды җиһан – шатланды күк, җир, барча җан,
Әйттеләр шатлык белән күктә мәлаиклар азан.

Мәккәдә шатлык белән мәҗлес өчен мал суйдылар,
Һәм дә зур сөенеч белән исмен Мөхәммәд куйдылар.

Атты шайтанларны, екты күктә йолдызлар уты,
Сүнде Кайсарның гыйбәдәткә ягып куйган уты.

Төштеләр җиргә авып батыйл гыйбәдәтханәләр…
Чыкты диңгез башка җирдән, иңде бәхре Савәләр.

Тетрәде җир, күк. Кояш, ай җиргә нурлар чәчтеләр,
Иттеләр сәҗдә агач, ташлар тәсбих әйттеләр.

Кәгъбәдә булган санәмләр төште җиргә йөзтүбән,
Күп кеше белде расүл килгәнлеген чын төш белән.

Әбрәһә чыккан иде гаскәр белән, зур фил белән,
Мәккәне алмак булып сугышып шушы зур ил белән.

Ул да пәйгамбәр туа торган вакытка очрады,
Таш белән итте һәлак күктән Эбабил кошлары.

Ул туды, үзгәрде, яктырды бөтен җирнең йөзе,
Чөнки балкытты бөтен җирне хакыйкать йолдызы!

* * *

Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Расулюлла,
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Хәбибулла.
Салляллаһы галә Мөхәммәт,
Салляллаһы галяйһи вәссәлим,
Җа Расуле саләмен галяйк,
Җа Хабибе саләмен галяйк,
Җа Нәбие саләмен галяйк,
Салаватуллаһы галяйк.
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Расулюлла,
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Хәбибулла,
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Нәбиулла,
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Шәфигулла,
Әссәләме вәссәләме галяйк җамалиһыл вәҗиһы җа Хәбибулла,
Әссәләме вәссәләме галяйк җамалиһыл вәҗиһы җа Нәбиулла,
Әссәләме вәссәләме галяйк җамалиһыл вәҗиһы җа Шәфигулла.

Бу яратылмыш бөтенләй буш иде,
Бер Ходадан башка бер ни юк иде.

Бер Хода юктан бар итте дөньяны,
Мостафаныж нуры белән нурлады.

һәм бар итте элек шул нурны ул,
һәм барлыкның зурысы булды ул.

Ошбу нурдан күк йөзенең сафлыгы,
Ошбу нурдан җир йөзенең барлыгы.

Гарше Көрси ул шул нурдан бар була,
Дөньяның күрке шушы нурдан гына.

Булмаса ул булмас иде бер ни дә,
Һәм яратмас иде җирне, күкне дә.

Булмаса ул булмас иде бер адәм,
Һәм яратмас иде дөньяны тәмам.

Яратылды аның өчен һәммәсени,
Аның өчен бар итте бәндәсени.

Хак яратты хәзрәти Адәмне ул,
Балкыды һәм маңгаенда бер нур.

Ялтырады маңгаенда ошбу нур,
Шул сәбәпле мәртәбәле булды ул.

Ошбу нур итте хәлифә һәм аны,
Һәм фәрештәләргә юлдаш итте аны.

Сәҗдә кыйлды бар фәрештә сул сәбәп,
Күккә ашты хөрмәти һәм шул сәгать.

Соңра бу хәл бар баласына күчеп,
Килде Габдуллага хәтле ул үсеп.

Һәм аның да маңлаенда чыкты нур,
Нәкъ кояш күк ялтырады ошбу нур.

Вакты җиткәч күчте нур Габдулладан,
Балкыды ул хәзрәти Әминәдә.

Йөкле булды ул хәбибнең анасы,
Җитте туар вакты энҗү данәсе.

Килде җәннәттән ике изге хатын,
Берсе Мәрьям, берсе Асия аның.

Һәр ягындан Әминәне сырдылар,
Һәм кирәкле хезмәтен башкардылар.

Йөкле булу вакты тулды шул сәгать,
Басты шунда дөньяга бер хуш аять.

Мәрхабә я фәхре галәм мәрхабә,
Кыйл шәфәгать я Мөхәммәт Мостафа.

Хәзрәти Гайса соңында бер заман,
Дөньяда артты бозыклыклар һаман.

Хакны белгән җир йөзендә юк иде,
Һәм дә азгынлык бозыклыклык күп иде.

Бер тәхлимдә хаҗәт бик зур иде,
Хак тәгалә салды рәхмәте үзе.

Ул җибәрде җир йөзенә бер рәсүл,
Булды нәбиләр нурысы ул рәсүл.

Ул килеп коръән хөкемен уздыра,
Һәм нәбиләрнең заманын торгыза.

Бирде өммәткә шәригатьне һаман,
Дөньяга хак динени белдерде тәмам.

Мәккәдә ислам динени нигез сала,
Һәм Мәдинәгә күчеп шунда кала.

Ул эшен гайрәт белән итте дәвам,
Утка табынуны бетерде ул тәмам.

Бик зур эшләргә кереште көн төни,
Анда вакытта җәйде ул ислам динен.

Хаклыкына күнде дөнья шул сәгать,
Һәм фәрештәләр сөенде шул сәбәп.

Ул юк итте бар кяферлек бинасын,
Һәм ул юк итте бар бозыклык дөньясын.

Ултырышып нәкъ егерме өч сәна
Һәм ышануның сараен ул сала.

Дин тарату аркасында дөньяга
Барча мөэмин вә мөселман көч ала.

Күп сугышлар күрде ул хак дин өчен,
Хак ризасына багышлап һәр эшен.

Ул тырышты Алла ризасы өчен,
Тәкъвалыкка куйды ул барлык көчен.

Тәкъвалык ит, син аның өммәти,
Барлык эшнең тәкъвалыкта кыйммәти.

Өммәт итсән мәүлидин зурла һаман,
Һәм дә әйт һәр заман салаватилә сәлам.

Тугды бу айда Мөхәммәт Мостафа,
Шунда аның нуры күкләргә аша.

Килде дөньяга изге адәм,
Рухына мең салават илә сәлам.

Теләгең булса газабыңдин азат,
Һәрвакыт әйт ихлас илә салават.

Я илаһым рәхмәтең сал дустыңа,
Алина, асхабина һәм барсына.

Салляллаһы галә Мөхәммәт, салляллаһы галяйһи вәссәлим,
Аллаһөммә салигалә вәссәлимә вә Мөхәммәдин вә бәрик галяйһи

Аллаһының дусты Рәсүлнең сыйфатын
Тыңлагыз сезгә сөйлибез кыйссасын.

Пакъле сыйфаты иң мөбарәк зат иде,
Төрле яктан да гүзәл һәм саф иде.

Иң гүзәл күркәм яратты бер Хода,
Шундай юк күркәм диди холкыда.

Бар гүзәл сыйфатны ул җыйган иде
Барча яктан мөхтәрәм кыйлган иде.

Хак яраткач пакъ олуг зат улды ул,
Әнбияләрдән югары торды ул.

Мәрхәмәтле һәм гамәлле тәкъва иде,
Нәкъ сыйфаты айрата башка иде.

Ул түбәнчелекле иде һәр заман,
Булса да түбән аңардан һич җиһан.

Ул ефәк атлас киемен һич кимәде,
Арпа икмәген туярлык җыймады.

Һич вакытны җамалы дип көймәде,
Һәм фәкыйрьләргә бирергә димләде.

Кулына мал керсә дә чиксез заман,
Ул таратты ярлыларга шул заман.

Патшалардан күп бүләкләр килсә дә,
Ул өләшә барды мохтаҗ кемсәгә.

Сәхабалардан узып һич йөрмәде,
Кем бүләк бирсә дә алмыйм димәде.

Йорт эчендә хезмәт итте ул үзе,
Бар кешегә бар иде тәмле иде сүзе.

Сөйләгәне изге сүз булды һаман тәмам,
Һәм хәләл харамны белдерде һаман.

Җамый иде ул киемен ертыгын,
Ярлыларга бирде хәтта актыгын.

Кайда булса да гарип вә бер ятим,
Һәм аларга һәрвакыт булды якын.

Шәфкать итте барча мескеннәргә ул,
Алдына кем килсә дә итте кабул.

Мин халыкның бер колымын һәм диде,
Кол кебек ашыйм утырам һәм диди.

Пакъ сыйфатын күпме язса да каләм,
Ул турыда сүз һаман булмас тәмам.

Ни кадәр язсаң үтеп булмас барын,
Пакъ сыйфаты барчасы олуг аның.

Өммәт өчен фидакый итте үзен,
Чикте өммәт кайгысын кич көндезен

Дөньяга килгәндә ул өммәт иде
Киткән дә дә һәм шулай хәсрәт җыйды.

Өммәт итсәң син дә ит фида үзең,
Сөннәтен тот, үтә аның һәр сүзен.

Тугды бу айда Мөхәммәд Мостафа,
Шунда аның нуры күкләргә аша.

Килде дөньяга бүген изге адәм,
Рухына мең салават илә сәлам.

Я илаһым, рәхмәтең мсал дустына,
Алина әсхабына һәм барсына.

 

Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Расулюлла,
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Хәбибулла.
Салляллаһы галә Мөхәммәт,
Салляллаһы галяйһи вәссәлим,
Җа Расуле саләмен галяйк,
Җа Хабибе саләмен галяйк,
Җа Нәбие саләмен галяйк,
Салаватуллаһы галяйк.
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Расулюлла,
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Хәбибулла,
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Нәбиулла,
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Шәфигулла,
Әссәләме вәссәләме галяйк җамалиһыл вәҗиһы җа Хәбибулла,
Әссәләме вәссәләме галяйк җамалиһыл вәҗиһы җа Нәбиулла,
Әссәләме вәссәләме галяйк җамалиһыл вәҗиһы җа Шәфигулла.