Америка галиме Майкл Хартның «Тарихтагы иң бөек йөз шәхес. Тәртип буенча тезелгән» исемле китабында сүз үтә акыллы, талантлы, шәфкатьле яки явыз кешеләр турында гына түгел, ә инсаният дөньясына зур йогынтысы булган затлар турында бара.
Беренче басмага беренче итеп Мөхәммәд галәйһиссәлам урнаштырылган.
Аның иң алдынгы урынны алуы пәйгамбәр булудан бигрәк, мөселман диненә нигез салуы, аны таратуы белән аңлатыла, шуңа күрә дә ул Иисус Христосны өченче урынга кысрыклап чыгарган, чөнки христианлыкны Христос үзе түгел, ә бүтәннәр рәсмиләштергән һәм нигезләгәннәр, башлыча моны Гайсәнең шәкерте — апостол Павел башкарган. Павел исә исемлектә алтынчы урында тора. Исемлекнең алдынгы баскычларында дини тәгълимат иҗатчыларыннан янә ике затны — дүртенче урында Будда белән бишенче урында Конфуцийны күрәбез.
Икенче урынны һич көтмәгәндә инглиз математигы һәм механигы, астрономия һәм физика галиме Ньютон алган.
Йөз даһиның күпчелеге галим һәм уйлап табучылар, алар барлыгы — 37. Алардан соңгы төркемдә — сәясәтчеләр һәм башлыклар (өч дистә).
Шуннан соң фәлсәфә хакимнәре (11 нче урындагы Маркстан башлап) тезелеп китә. Барлыгы — 14 акыл иясе. Болар, күрәсең, тарихка, җиһанны төшендереп бирүдән бигрәк, аны үзгәртүләре белән йогынты ясаганнардыр.
Исемлек хис дөньясы вәкилләренә саранлык күрсәтә. Әдәбият, сәнгать һәм музыкадан алты даһи гына бирелә. Болар: Шекспир (36), Гомер (94), Микеланджело (49), Пикассо (98), Бетховен (42) һәм Бах (74).
Даһиларның географик урнаштырылышы тигезсез.
Бөекбритания артыннан Германия белән Австрия килә — 15 исем. Бу төркемгә «явызлык даһие» Гитлер да керә. 3 Русия кешесе өстәлеп китә. Русияле дигәннәре — 15 нче урындагы Ленин, аннан Сталин (63) белән Петр патша (91).
Харт кызык фикер йөртә. Төркия унсигезенче гасырга кадәр Русиядән көчлерәк тә, мәдәниятлерәк тә булган. Шунлыктан дөньяда реформачы патша (Петр 1) урынына реформачы Солтан пәйда булган булса, Урта Азияне Русия
түгел, ә Төркия яулап алыр, һәм ул бөек мәмләкәт булып калган булыр иде.