Фатирда эт асрарга ярыймы?

Шәригать фатирда эт асрауны рөхсәт итми.

Күпләр фатирларында эт асрыйлар, аларга күпме малларын сарыф итәләр, югыйсә, бала үстерсә яки мохтаҗ күршесенә булышса – нинди савап булыр иде. Юк, инде андый игелекле эшләргә акчасы җитми аның?!

Исламның әлеге күренешне тыюы очраклы хәл түгел. Югарыда әйтелгәннәрдән тыш, фатирда эт асрау – өйнең чисталыгын бетерә.

Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: “Әгәр дә эт савыт-сабага кагылса, аны җиде мәртәбә юарга кирәк, бер мәртәбә исә ком белән юу мәҗбүри”.

Аңлашылганча, эт өйнең чисталыгына зур зыян сала. Димәк, намаз әһле булган мөселманның өендә эт яши алмый.