115. Ирексездән йөткерү һәм төчкерү вакытында авыздан берничә аваз чыгу сәбәпле, нәҗескә тиюдән куркып яки башка кирәкле нәрсә өчен өч адым атлау сәбәпле һәм икенде укыганда кояш баю сәбәпле намаз бозылмый.
116. Намаз укыган вакытта елан чагу ихтималы булса, намазны бозмыйча, аны үтерү рөхсәт ителә. Еланны юк итү өчен урыныннан кузгалып, таяк алып килсә дә, шул чакта күкрәге кыйбла тарафыннан авышса да, намазы бозылый. Еланны юк иткәннән соң, намазны калган җиреннән укый башлап, аны тәмамлыйлар.
117. Намаз укучы алдыннан, аның күзе төшәрлек җирдән узып китү – мәкруһ.
118. Намаз укып торган кеше алдыннан берәү узып китә башласа, аңа намазда икәнлекне белдерү өчен бер мәртәбә тамак кыру яки бер тапкыр “Сөбханаллаһ” дип әйтү рөхсәт ителә.
119. Намаз укучы алдыннан узучылар гөнаһлы булмасыннар өчен пәрдә кору – сөннәт. Бер аршын озынлыгы һәм бер бармак киңлеге булган таяк та пәрдә өчен ярый, аннан ким булса – ярамый.
120. Намаз укытучы имам алдында пәрдә булса, аңа оеп укучылар өчен пәрдә кую кирәкми.
121. Имам намазда ялгыша башласа, аңа оеп укучылар тамак кырып яки “Сөбханаллаһ” дип әйтеп, ялгышканлыгын имамга аңлатырга тиешләр.
122. Намаз укыганда ихтыярсыз тәһарәте бозылган кешегә намазын бозмыйча, тәһарәт яңарту тиешле, ләкин шул вакытта һичбер сүз сөйләргә, бернинди эш башкарырга ярамый. Тәһарәт алу өчен су янына баруыннан, Кыйбла тарафыннан авышуыннан аның намазы бозылмый.
123. Тәһарәт алганнан соң, намаз укылган җиргә кайтырга яки тәһарәт алган җирендә Кыйблага карап намазның укылмаган өлешләрен үтәп гыйбадәтен тәмамларга тиеш.
124. Әгәр имам булган кешенең тәһәрате бозылса, үзенең артында оеп укый торган бер кешене үзе янына тартып китерергә һәм үзе урынына имам булып укытырга ишарә итәргә тиешле. Аннары гына тәһарәт алырга чыгып китә.
125. Имам урынына калган кеше намазның калган рөкеннәрен укытып, имам булып тәмамлый.
126. Әүвәлге имам тәһарәт яңарткач, намазын ялгыз укыган кеше кебек үзе генә тәмамлый.
Намазның башка хөкемнәре һәм төрле намазларның уку рәвешләре бу бүлектән соң укылачак “Җәмәгать” исемле бүлектә тәфсилләп аңлатылачак.
Шушы урында хөрмәтле Әхмәдһади Максуди хезмәтенең өченче – “Намаз” бүлеге тәмамлана.
