Хушуг дигән сүз, намазны шул тикле бирелеп уку, башыңа чит-ят уйлар кертмәү дигәнне аңлата. Намаз укыганда шайтан башка әллә нинди уйлар иңдерә, югалган әйберләрне эзли башларга, мәсьәләләр чишәргә мөмкинсең. Шулай булмасын өчен, намазны бирелеп укырга кирәк. Хушугның берничә ысулы бар. Беренчесе: намазга ашыгып керергә ярамый. Иң элек 10-15 минут тынычланып, намазга әзерләнеп утыралар. Икенчесе: укыган аятьләрнең мәгънәләрен белсәң яхшы. Әйтик, аятьләрне укыйсың, һәм башыңнан мәгънәсен уйлап барасың. Өченчесе: гел бертөрле сүрәләр укымау зарур. Кеше Коръән аятьләрен күбрәк укыса, игътибарлылыгы арта. Дүртенчесе: каршыда дикъкатьне җәлеп итә торган әйберләр булмаска тиеш. Мәсәлән, тәрәзәдән урамда йөргән кешеләрне карап намаз укырга ярамый. Менә шундый кечкенә генә тәкъдимнәр кешенең күңелендә хушуг барлыкка килүгә сәбәпче була.
