112. Намазның мөстәхәбләре егерме:
1) намазга керешер өчен кул күтәргәндә бармак араларының ачыграк булуы;
2) баш бармакларның битләрен колак йомшакларына тидерү;
3) ирләрнең куллары җиңнәреннән чыккан булуы (әмма хатыннарның куллары җиңнәре эчендә булу мөстәхәб);
4) кыям вакытында үкчәләрнең дүрт бармак киңлегендә бер-берсеннән ерак булуы;
5) кул багълаганда сул кулының беләзеген уң кулның баш һәм чәнчә бармаклары белән чорнап алып, урта бармакларын беләгенә таба сузу;
6) намазда укылган сүрәләрне һәм зекерләрне тәҗвид белән бик дөрес итеп уку;
7) иртәнге намазда “Фатиха” сүрәсеннән соң озынрак сүрәләрне, өйлә, икенде һәм ястү намазларында уртача, ахшам намазында кыска сүрәләрне уку[1];
8) әүвәлге рәкәгатьтә озынрак сүрә, соңгы рәкәгатьләрдә кыскарак сүрә уку;
9) сәҗдәдә баш бармакларның колаклар турысында булуы;
10) сәҗдәдә кул бармакларының бер-берсенә тиеп торуы;
11) сәҗдәдә аяк башларының җиргә тиеп, үкчәләрнең югары торуы;
12) сәҗдәдә кул һәм аяк бармакларының Кыйблага таба сузылып торуы;
13) кагъдәдә кул бармакларын бер-берсенә якынрак китереп, ботларга кую;
14) рөкугъ һәм сәҗдә тәсбихләрен так итеп, өчтән артык әйтү (5, 7, 9);
15) өч һәм дүрт рәкәгатьле фарыз намазларның соңгы рәкәгатьләрендә “Фатиха” сүрәсен уку (сөннәт, ваҗиб, нәфел намазларының һәр рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсен һәм аннан соң янә бер сүрә уку ваҗиб);
16) кыямда сәҗдә урынына, рөкүгътә аяк башларына, сәҗдәдә борын очына, кагъдәдә үз алдыңа, сәлам биргәндә иңбашларга гына карап тору;
17) намаз эчендә йөткермәскә һәм иснәмәскә тырышу;
18) ихтыярсыз иснәгәндә авызны бер кул белән ябу;
19) намазны түбәнчелек кыяфәт һәм сынык күңел белән уку;
20) намаз ахырында сәлам биргәндә арттагы кешегә яңагы күренерлек кадәр башын бору.
[1] Коръән кәримдә “Буруҗ” (“Йолдызлар”) сүрәсенә кадәр булган сүрәләр озын сүрәләр булып санала. “Буруҗ” сүрәсеннән башлап “Бәләд” (“Шәһәр”) сүрәсенә кадәр булган сүрәләр уртача сүрәләр, ә аннан соңгы сүрәләр кыска сүрәләр булып санала (Кәрмани).