“Сиңа (Мөхәммәд) иңгән Коръәннең дөреслеген гыйлем әһелләре күрерләр, һәм аның туры юлга алып баруына ышанырлар”, — диде Аллаһы Тәгалә “Сәбәэ” сүрәсенең 6нчы аятендә. Нәкъ Коръәннең могҗизасын бүгенге көндә мөселман булмаган галимнәр дә үзләренең ачышлары белән исбат итәләр.

Рәсүлебез  заманында Рум (Византия) белән фарсылар сугыштылар һәм Рум (Византия) җиңелде. Румлылар Ислам диненә якын христиан динендә булганга, моның өчен мөселманнар бик кайгырдылар. Чөнки фарсылар мәҗүси халык булып утка табыналар иде.

Бу вакыйгадан соң Аллаһы Тәгалә “Рум” сүрәсен иңдереп мөселманнарны куандырды.  “Киләчәктә, җирнең иң аскы ноктасында, ун ел эчендә румлылар фарсыларны җиңәрләр һәм бу көнне мөселманнар куанырлар” диде. (“Рум” сүрәсе, 2,3,4нче аятләр)

Аятләрнең төп могҗизасы “Әднәл Ард” дигән сүздә. “Әднәл Ард” гарәп телендә өч мәгънәне бирә, беренчесе якын вакытка әйтелә, икенчесе якын җиргә әйтелә, өченчесе туры тәрҗемәсе – “иң түбән җир” дигән сүз.

Бер сүз белән өч мәгънәне Аллаһы Тәгалә аңлатты һәм өчесе дә хакыйкый могҗиза булып чыкты. Шулай күп тә үтмәде, румлылар фарсылар белән “Үлек диңгезе” янында очраштылар һәм җиңүгә ирештеләр.

Бу җир Мәдинә шәһәренә башка илләргә караганда, иң якыны булып чыкты.

Бүгенге көндә галимнәр аның коры җирдәге иң түбән нокта икәнен исбат иттеләр. Ягъни үле диңгез җир шарында коры җир өслегендәге иң түбән урын булып санала. Аның ярлары һәм күл үзе диңгез өслегеннән 422 метрга түбәнрәк (ә су астындагы иң түбән нокта булып Тын океандагы Мариан чокыры санала).

Димәк Аллаһы Тәгалә кешеләргә Коръәндәге бер сүз белән географик ачыш һәм булачак тарихи җиңү һәм географик фактны ачып салды:

Кайдан белгән Мөхәммәд(с.г.в.) кабат сугыш булачагын һәм румлылар җиңүен?

Кайдан белгән румлылар белән фарсылардан ерак, ә Мәдинәгә якынрак җирдә сугышачакларын?

Кайдан белгән бу җирнең дөньяның иң түбән ноктасы икәнен?

Бу өч могҗизаны бер сүз белән әйтеп җыю үзе бер Коръәннең могҗизасы түгелмени? Әгәр бу аятләрне икенче телгә тәрҗемә иткән булсак, бу могҗиза калыр идеме? Юк, әлбәттә, без аны бертөрле генә тәрҗемә итәр идек.

Әле бит ахырзаман көне тумады. Бу сүздән галимнәр тагын дүртенче, бишенче могҗизаларын исбат итәрләр, ләкин дөрес түгел дип әлегә кадәр дә һәм киләчәктә дә исбат итә алмаячаклар. Шуңа күрә Коръәнгә нинди генә киң тәфсирләр кылсак та, хакыйкатьтә аны үзебезнең акыл белән кысабыз. Нинди телгә тәрҗемә итсәк тә мәгънәсен югалтабыз.

Менә ни өчен Коръәнне башка телгә тәрҗемә итеп аны аңлап булмый.

Шуның өчен фәкать гарәп телендә генә Коръән укуы гыйбадәт санала, һәм бары тик гарәп телендә генә аның төп мәгънәсен биреп була (“Кәфер” сүрәсе, 1 нче аять).

Коръән пәйгамбәребезгә бирелгән могҗиза

Һәрбер Аллаһы рәсүленең могҗизасы бар. Үзләренең илче икәннәрен исбатлау өчен Раббыбыз аларга могҗиза бирде. Шулай Мусага (г.с.) – таяк, Гайсага көчле экстрасенслыкны бирде. Һәр пәйгамбәргә биргән могҗиза шул вакыттагы һәм шул җирдәге мөһим мәсәләгә кагылган була. Муса (г.с.) вакытында сихер көчәйгән иде, Гайса (г.с.) вакытында экстрасенслар күп иде. Шуңа иң беренче булып могҗизаны аңлап, экстрасенслар һәм сихерчеләр динне кабул итте.(“Әләграф” сүрәсе, 120нче аять).

Рәсүлебезнең могҗизалары күп иде. Ләкин сәхабаләр “Синең иң зур могҗизаң нәрсә?” дигәч, “Коръән” дип җавап бирде.

Бөтен пәйгамбәрләрнең дә үзләре үлгәч могҗизалары да бетә. Кая Мусаның таягы, кая Гайсанең терелткән кешеләре? Ә бит Мөхәммәдкә (с.г.в.) иңгән Коръән кыямәт көненә кадәр бара. Ул һәрвакыт бар һәм булачак. Аллаһы Тәгалә аны үзе саклый. Могҗизасы да шул Коръәнендә.

1400 ел буе 6600дән артык аятнең берсен генә булса да дөрес түгел дип исбатлый алмадылар. Күпме кеше, институтлар Коръән кебек китап язасылары килде, шунда ук беренчеләре икенчеләрен дөрес түгел дип исбатладылар. Бу могҗиза түгелме?

Күреп торабыз, ахыргы заман гыйлем – мәгърифәт заманы, бөтен җирдә уку бара, китаплар басыла. Нәкъ ахырзаман могҗизасы итеп, 1440 ел элек Раббыбыз җиргә Китапны – Коръәнне иңдереп, иң беренче аятләрен “Укы” дип башлады.

Коръәндә киләчәктәге күп кенә ачышлар могҗиза итеп алдан язылган.