Коръән Кәримдә 14 җирдә сәҗдә аяте бар. Бу сүрәләрнең берсен күңелдән ятларга уйлаганда, көнгә бик күп укырга туры киләчәк. Барысында да сәҗдә кирәк буламы, әллә укып туктаганда гына ярыймы?
Әлбәттә, шушы сәҗдә аяте кергән сүрәне ятлаганда бик күп тапкыр кабатлаулар булачак. Әмма һәр очракта кабатланган сүрә аяте өчен — укуны туктатканнан соң (ятлаудан туктаганнан соң) бер сәҗдә кылу җитә.
Берничә сәҗдә аяте булган сүрәне укыган кеше аларның һәрбере өчен аерым-аерым сәҗдә кыла.
Габделхак Саматовның «Шәригать» китабыннан