50. Әгәр берәү намазның бер фарызын үз ихтыяры белән яки онытып үтәмәсә, намазы дөрес булмый. Ул кешегә намазын яңадан уку – фарыз.
51. Әгәр берәү үз ихтыяры белән намазның бер ваҗибын калдырса, намазы бозылмый, ләкин үзе гөнаһлы була.
52. Әгәр берәү намазның бер ваҗибын онытып яки ялгышып калдырса, аңа намазның ахырында сәҗдәи сәһү кылу – ваҗиб. Ул түбәндәгечә башкарыла: әгәр ул ялгыз укучы булса, ахыргы кагъдәсендә “Тәшәһһүд”не укыганнан соң, “Салават” һәм “Дога” укымыйча, ике якка сәлам биреп, ике тапкыр сәҗдә кыла. Һәр сәҗдәдә өчәр мәртәбә “Тәсбих” әйтә, аннан соң янә кагъдәгә утырып “Тәшәһһүд”, “Салават” һәм “Дога” укып сәлам бирә. Шуннан соң намазын тәмамлый.
53. Әгәр ул кеше имам булса, оеп укучылар торып китмәсеннәр өчен, сәҗдәи сәһүгә кадәр уң якка гына сәлам биреп, аннан соң сәҗдәи сәһү кыла.
54. Имам үзенең ялгышы өчен сәҗдәи сәһү кылса, аңа ияреп оючыларга да, мәсбукка[1] да — сәҗдәи сәһү кылу – ваҗиб. Әгәр оючы ялгышса, һичкемгә сәҗдәи сәһү кылу ваҗиб булмый.
55. Әгәр берәү намазда ялгышып, түбәндәге 17 төрле гамәл кылса, аңа сәҗдәи сәһү кылу – ваҗиб:
1) намазның әүвәлге ике рәкәгатенең берсендә “Фатиха” сүрәсе урынына башка бер аять уку;
2) әүвәлге ике рәкәгатенең берсендә “Фатиха” сүрәсеннән соң бер сүрә укымау;
3) өч һәм дүрт рәкәгатьле намазда әүвәлге кагъдәдә утырмау;
4) бер кагъдәдә “Тәшәһһүд” укымау;
5) әүвәлге кагъдәдә “Тәшәһһүд”тән соң “Салават” уку;
6) әүвәлге кагъдәдә ялгышып, сәлам бирү;
7) кычкырып укыла торган рәкәгатьтә имамның кыйра’әтне эчтән укуы;
8) эчтән укыла торган рәкәгатьтә имамның кыйра’әтне кычкырып укуы;
9) витр намазында “Кунүт догасы”н укымау;
10) кыйра’әт укудан алдарак рөкүгъка китү;
11) тәкбир әйтеп намазга керешкәннән соң янә бер тәкбир әйтү;
12) “Фатиха” сүрәсен ике мәртәбә уку;
13) рөкүгъне ике мәртәбә кылу;
14) сәҗдәне өч мәртәбә кылу;
15) ахыргы кагъдәдә “Тәшәһһүд”тән соң кыямга тору;
16) ахыргы кагъдәдә утырмыйча гына кыямга торып китү;
17) ничәнче рәкәгатьтә икәнен уйлап торып, аять яки «Тәшәһһүд» кебек бер зекерне тиешсез урында укып, намазның бер гамәлен кичектерү.
56.Фарыз намазының сүрә кушылмый торган ахыргы рәкәгатьләрендә “Фатиха” сүрәсенә башка бер сүрә кушу яки намазда сөннәт яисә мөстәхәб булган гамәлләрнең берсен үтәми калдыру сәбәпле сәҗдәи сәһү кылу ваҗиб булмый.
57. Ялгышып, сәҗдәи сәһү ваҗиб булырлык ике-өч төрле гамәл кылынса да, сәҗдәи сәһү бер генә тапкыр үтәлә.
58. Намазның ахырында сәҗдәи сәһү кылачак кеше онытып, үтәми калдырса, намазына кимчелек килми, аның өчен намаздан соң һичбер гамәл кылырга кирәкми.
[1] Мәсбук – әүвәлге рәкәгатькә җитешмәгән кеше – Тәрҗемәченең аңлатмасы.