65. Коръән Кәримнең 14 урынында сәҗдә аяте бар: “Әгъраф”, “Нәхел”, «Исра», “Мәрьям”, “Хаҗ”, “Фуркан”, “Нәмел”, “Сәҗдә”, “Сад”, “Фуссиләт”, “Нәҗем”, “Иншикак”, “Галәк” сүрәләрендә.
66. Шушы сәҗдә аятьләренең берсен укыган кешегә дә, ишеткән кешегә дә сәҗдәи тиләвәт кылу – ваҗиб.
67. Сәҗдәи тиләвәт түбәндәгечә башкарыла: тәһарәтле килеш, Кыйблага каршы торып: “Ният кылдым, сәҗдәи тиләвәт кылуга”, – дип ният кыла да, тәкбир әйтеп, сәҗдәгә китә. Анда өч мәртәбә сәҗдә тәсбихен әйтә, аннары тәкбир әйтеп торып, кагъдәгә утыра. Соңыннан түбәндәге сүзләрне укып дога кыла:
سَجَدْتُ لِلرَّحْمَنِ وَآمَنْتُ بِالرَّحْمَنِ فَاغْفِرْ لِى ذُنُوبى يَا رَحْمَنُ سَمِعْنَا وَاَطَعْنَا غُفْرَانَكَ رَبَّنَا وَإِلَيْكَ الْمَصِيرُ
Сәҗәдтү лир-рахмәәни үә әәмәнтү бир-рахмәәни фәгфирлии зүнүүби йә рахмәәнү сәмигнәә үә әтагнәә гуфраанәкә раббәнәә үә иләйкәл-мәсыйр.
Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә өчен сәҗдә кылдым һәм Аңа иман китердем. Әй Рәхмәтле Аллаһ, гөнаһларымны ярлыка. Әй Раббыбыз, без Синең гафуыңны ишеттек һәм Сиңа итагать кылдык. Без ахырда Синең хөкемеңә кайтачакбыз.
68. Сәҗдәи тиләвәт өчен намаздагы кебек тәһарәтле булу, тәннең, киемнең һәм намазлыкның пакъ булуы, гаурәт җирләренең капланган булуы, Кыйблага каршы булу шарт. Сәҗдәи тиләвәтнең махсус вакыты юк. Намаз уку мәкруһ вакытлардан башка кайсы гына вакытта булса да дөрес.
69. Сәҗдәи тиләвәттә намазга керешкәндәге кебек тәкбир белән кулларны колак турысына кадәр күтәрү, кыям һәм рөкүгъ юк. Сәҗдәсе дә бер генә. Намаз эчендә сәҗдә аятьләрен укыган кеше аятьне укып бетереп, намазны бозмыйча, тәкбир әйтеп, сәҗдәгә китә. Бер сәҗдә кылгач, тәкбир әйтеп кыямга тора да, берничә аять укып, рөкүгъка бөгелә.
70. Әгәр сәҗдә аятен укыгач та рөкүгъка китсә, сәҗдәи тиләвәт кылу ваҗиб булмый, рөкүге сәҗдәи тиләвәт урынына була.
71. Әгәр имам намаз эчендә сәҗдәи тиләвәт кылса, аңа ияреп моктәдиләргә дә сәҗдә кылу – ваҗиб.
72. Берәү бер мәҗлестә ике сәҗдә аятен укыса яки ишетсә, һәр аять өчен берәр сәҗдәи тиләвәт кылырга тиеш. Әгәр дә бер мәҗлестә бер сәҗдә аятен ике мәртәбә укыса яисә ишетсә, бер генә сәҗдәи тиләвәт кыла.
73. Әгәр бер сәҗдә аятен ике мәҗлестә укыса яки ишетсә, ике мәртәбә сәҗдәи тиләвәт кыла.
74. Утырган җирдән торып китү, я бер бүлмәдән икенчесенә чыгу, яки бер сүз беткәннән соң икенче сүзгә яисә икенче эшкә керешү белән мәҗлес үзгәрә.
75. Кеше ишетерлек урында сәҗдә аятен кычкырып уку, сәҗдә аятен үзен генә атап уку һәм Коръән укыганда сәҗдә аятен укымый калдыру – мәкруһ.
76. Сабый бала, дивана кеше, хәезле һәм нифаслы хатыннар сәҗдә аятен укысалар да, ишетсәләр дә, аларга сәҗдәи тиләвәт кылу ваҗиб булмый, ә аларның укыганын ишеткән кешеләргә ваҗиб була.
77. Бер кеше җөнеб (госелсез) вакытында я исерек чакта сәҗдә аятен укыса яки ишетсә, аңа соңыннан сәҗдә кылу – ваҗиб.