Әгәр кеше — берэрсе сораган эйберне, эйтик, сөйдергечне ясап бирсэ, (яки ике кешене кавыштыру өчен ясалса да) бу инде сихер була. Гаиләне саклар өчен дип ялварсалар да, бу барыбер сихер булып кала бирэ. Ә сихер белән шөгыльләнү иң зур гөнаһлардан санала. Сихерчегә кичерү юк. Шәригать законы буенча яши торган илдә аларны үлем җәзасы көтә — сихерчеләрнең башы киселергэ тиеш.

Сихер белән шөгыльләнү — куркыныч олы гөнах. Сихер ясаттыручы да, ясаучы үзе дә бу дөньяда да ахирәттә дә бәхет күрмиячәк аларга кайгы арты кайгы гына киләчәк. Чөнки сихер ясаган (ясатуда катнашкан) кешеләр Аллаһы Тәгаләнең ачуына юлыгалар. Андыйлар арасынада бу дөньяда ук җәзасын алып, куллары аяклары өзелеп җәфаланып үлүчеләр дә бик күп.

Һәм дә онытмаска кирәк, сихерләнгән кешедән сихер чыккан очракта (мәсәлән өшкерү ярдәмендә) ул бозым ясатуны сорап килгән кешенең (заказчикның) үзенә эләгә. Моны сихерче үзенә эләкмәсен өчен шулай итеп ясый. Чөнки өшкерүче бозымны чыгарганда  каян килдең шунда кайт дип җибәрә һәм бозым аны ясатучы кешегә яисә гаиләсенә, балаларына кайчан да булса  кайта. Шуңа күрә сихер эшләренә якын да барырга ярамый мондый куркыныч эшләрдән ерак торырга кирәк!!!

Сихер ясаучы яки ясарга үтенүче кешеләр Аллаһы Тәгалә каршында чын тәүбә кылып, Аллаһы юлына кермәсә, алар урыны – турыдан-туры җәһәннәмдә. Аллаһы Тәгалә кыямәт конендэ синең сихерчегә ничек барганыңны, сихерне кая куйганынны, кемне сихерләгәнне – барысын да туганнарыңа, дусларыңа, балаларыңа, хатынына – барысына да күрсәтәчәк. Шул вакытта сихер белән шөгыльләнүченең хәле нинди булыр?! Ясаучының гына түгел, ясатучының да. Аллаһы Тәгалә бөтенесен күрсәтәчәк. Шуңа күрә Пәйгамбәребез әйткән бит: Һәрбер эшне башкарган вакытта аның ахырын да уйлагыз!

Шулай ук пәйгамбәребез әйткән: “Күрәзэче янына барсалар, күрәзэче сүзенә ышансалар, алар Пәйгамбәргә индерелгән Коръән китабына иман китермәде, ягъни кяфер булып кайтты”, – дигэн. Бу бәндәләр Ислам диненә киредән керү өчен, Аллаһы Тәгалә каршында тәүбә-истигфар кылып иман китерергә тиешләр. Әгәр ул күрэзэченен сузенэ ышанмаса да, ялганлап, йә мактанып утыра дип уйласа да, аңар мөрәҗәгать иткән өчен генә дә, Аллаһы Тәгаләбу кешенең 40 көн намазын кабул кылмас. Чөнки күрәзәчеләрнең колакларына да шул ук шайтаннар әйтеп торалар.