صَلَاةُ الْجَمَاعَةِ أَفْضَلُ مِنْ صَلَاةِ الْفَذِّ بِسَبْعٍ وَعِشْرِينَ دَرَجَةً
Саләәтүл-җәмәәгәти әфдалү мин сәләәтил-фәззи бисәбгин үә гишриинә дәраҗәһ
Мәгънәсе: Намазны имам һәм җәмәгать белән уку ялгыз укудан егерме җиде дәрәҗәгә артыграк.
1. Фарыз намазларны имам һәм моктәди (имамга оючы) булып җәмәгать белән уку – сөннәт.
2. Җәмәгать намазында имам баш булып укыта. Моктәди имамга оеп, ягъни ияреп укый. Намазның һәр өлешен имам артыннан гына үти, һичбер гамәлне имамнан алда башкармый.
3. Кыямда торганда моктәди сәнә генә укый, “Әгузе”, “Бисмилләһ” һәм сүрәләрне укымый. Имам укыганны көтеп һәм тыңлап тик тора. Рөкүгътән тураеп торганда имам тәсмигъ әйтә, тәхмид әйтми, әмма моктәди тәхмид әйтә, тәсмигъ әйтми. Башка зекерләрнең һәрберсен имам да, моктәди дә укый.
4. Имам тәкбирләрне, тәсмигъны һәм сәламне кычкырып әйтә. Моктәди һәр зекерне эчтән генә укый. “Фатиха” сүрәсе кычкырып укылган намазда, сүрәдән соң моктәди эчтән генә “Әмин” ди.
5. Моктәди берьялгызы гына булганда, имамның уң ягыннан бер карыш кадәр генә арттарак торып укый. Ике я өч кеше булганда – имамның артында саф (рәт) булып, тезелеп укыйлар. Сафны тигез итү һәм арада кеше сыярлык буш урын калдырмыйча тезелү – сөннәт.
6. Ир кешегә сабый балага һәм хатын-кызга оеп намаз уку дөрес түгел. Сабыйларның һәм хатыннарның ир имамга оеп укулары дөрес.
7. Имамга ирләр, сабыйлар һәм хатыннар бергә оесалар, беренче сафта ирләр, икенчесендә — сабыйлар һәм өченчесендә — хатыннар тезелеп укырга тиеш.
8. Арадан берсе имам булып, намазларын җәмәгать белән уку сабыйларга дөрес, хатыннарга дөрес түгел.
9. Гозерсез кешегә “сахибе гозер”гә[1] оеп уку, икенде намазын укучының өйләне каза кылучыга оеп укуы, нәфел намазын укучының фарыз намазын укучыга оеп укуы дөрес түгел.
10. Нәфел намазын укучының өйлә һәм ястү намазларын укучыга оеп укуы дөрес; иртәнге, икенде һәм ахшам намазларын укучыга оеп укуы – мәкруһ.
11. Берничә кеше бер намазны җәмәгать белән укырга теләсәләр, арада галимрәге имам булып укытырга тиеш. Галимлекләре бер дәрәҗәдә булса, кыйра’әте дөресрәге имам була, кыйра’әтләре бер дәрәҗәдә булса, тәкъварагы имам була. Тәкъвалыклары дә бер дәрәҗәдә булса, картрагы имам була. Яшьләре дә тигез булса, яхшы холыклырагы имам була. Холыклары да бер дәрәҗәдә булса, күркәмрәк кыяфәтлесе имам була.
12. Бик надан, фасикъ (начар юлда йөргән, азгын), ике күзе дә сукыр һәм сакау кешенең имам булуы – мәкруһ.
13. Имам иртәнге намазның һәр ике рәкәгатендә, ахшам һәм ястү намазларының беренче ике рәкәгатендә сүрәләрне кычкырып укый, башка намазларда – эчтән генә укый.
14. Ялгыз укучы һәр рәкәгатьтә сүрәләрне эчтән укый. Имам кычкырып укый торган рәкәгатьләрне кычкырып укыса да дөрес була.
[1] «Сахибе гозер» турында “Тәһарәт” бүлегендә аңлатылды.