125. Мәеткә дога кылу максаты белән җеназа намазын уку – фарыз кифая, ягъни мәетнең үлгәнен белгән кешеләрнең арасыннан берничәсе укыса, башкаларның өстеннән төшә. Әгәр һәрберсе укыса, һәркайсы саваплы була. Әгәр дә һичберсе укымаса, һәркайсы гөнаһлы була.
126. Җеназа намазының сигез шарты бар:
1) وضوء Вүдүъ – тәһарәтле булу;
2) طهرات بدن Тәһарәт бәдән – тәннең пакь булуы;
3) طهرت ثوب Тәһарәт сәүб – киемнең пакь булуы;
4) طهرات مكان Тәһарәт мәкән – аяк баскан урынның пакь булуы;
5) ستر عورت Сәтр гаүрәт – гаурәт җирләренең капланган булуы;
6) استقبال قبلة Истикъбәл кыйблә – кыйблага каршы булу;
7) نيت Ният – ният кылу;
8) مغسولية ميت Мәгъсүлийәт мәййит – мәетнең юылган булуы.
127. Әгәр мәет шәһит киткән булса, ягъни золымлык белән үтерелгән булса, юылмый. Шулай булса да, аның өчен җеназа намазы укыла.
128. Җеназа намазында кыйра’әт, рөкүгъ, сәҗдә һәм кагъдә юк, кыям хәлендә дүрт тәкбир һәм ике сәлам белән тәмамлана.
129. Җеназа намазын укыячак кеше башта: “Ният кылдым ошбу мәет өчен җеназа намазын укымакка, оедым ошбу имамга, халисан лилләһи тәгалә”, – дип, ният кыла, аннан соң намазга керешкәндәге кебек кулларын күтәреп, тәкбир әйтә дә, кулларын багьлап, сәнә укый, аннары кулларын күтәрмичә икенче тәкбирне әйтә һәм “Тәшәһһүд”тән соң укыла торган “Салават”ны укый. Соңыннан өченче тәкбирне әйтә.
130. Аннары түбәндәге доганы укый:
اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِحَيِّنَا وَمَيِّتِنَا وَشَاهِدِنَا وَغَائِبِنَا وَصَغِيرِنَا وَكَبِيرِنَا وَذَكَرِنَا وَاُنْثَانَا
اَللَّهُمَّ مَنْ أَحْيَيْتَهُ مِنَّا فَأَحْيِهِ عَلَى الْإِسْلَامِ وَمَنْ تَوَفَّيْتَهُ مِنَّا فَتَوَفَّهُ عَلَى الْإِيمَانِ
اَللَّهُمَّ إِنْ كَانَ هَذَا الْمَيِّتُ مُحْسِنًا فَزِدْ فِى إِحْسَانِهِ وَإِنْ كَانَ مُسِيئًا فَتَجَاوَزْ عَنْهُ
Әллааһүммә-гфир лихәййинәә үә мәййитинәә үә шәәһидинәә үә гаа’ибинә үә сагииринәә үә кәбииринәә үә зәкәринәә үә үнсәәнәә. Әллааһүммә мән әхйәйтәһүү миннәә фә әхйиһии гәләл-исләәми үә мән тәүәффәйтәһүү миннәә фәтәүәффәһүү гәләл-иимән. Әллааһүммә ин кәәнә һәәзәл-мәй’йитү мүхсинән фәзид фии ихсәәниһии үә ин кәәнә мүси’ән фәтәҗәәүәз гәнһ.
Мәгънәсе: Йә Рабби, тереләребезне һәм үлгәннәребезне дә, монда булучыларны һәм монда булмаучыларны да, кечкенәләребезне һәм олыларыбызны да, ирләребезне һәм хатыннарыбызны да ярлыка. Йә Рабби, тере булганнарыбызга Ислам дине буенча яшәргә насыйп ит, Ахирәткә китүчеләргә иман белән вафат булырга насыйп ит. Йә Рабби, әгәр ошбу мәет изге кеше булса, изгелеген арттыр, әгәр гөнаһлы кеше булса, гөнаһларын гафу кыл”.
Әгәр мәет сабый я дивана кеше булса, өченче тәкбирдән соң, ошбу доганы укый:
اَللَّهُمَّ اجْعَلْ هَذَا الْمَيِّتَ لَنَا فَرَطًا وَذُخْرًا وَاجْعَلْهُ لَنَا شَافِعًا مُشَفَّعًا
Әллааһүммә-җгәл һәәзәл-мәййитә ләнәә фәртан үә зүхран үәҗгәлһүү ләнәә шәфигән үә мүшәффәгә.
Мәгънәсе: Йә Рабби, бу мәеткә безне җәннәттә каршы алучы булырга насыйп ит. Йә Аллаһ, бу мәетне безнең өчен шәфәгатьче кыл һәм шәфәгатеннән Үзең разый бул.
131. Аннан соң дүртенче тәкбир әйтә дә, ике тарафка сәлам биреп, намазны тәмамлый.
132. Җеназа намазы тәмам булганнан соң ошбу дога укыла:
رَبِّ اغْفِرْ لَنَا وَلِهَذَا الْمَيِّتِ وَافْسَخْ لَهُ فِى قَبْرِهِ اَللَّهُمَّ زِدْ أَجْرَهُ وَلَا تُضِلَّنَا بَعْدَهُ
Рабби-гфир ләнәә үә лиһәәзәл-мәййити үәфсәх ләһүү фии кабриһ. Әллааһүммә зид әҗрәһүү үә ләә түдыйлләнәә бәгдәһ.
Мәгънәсе: Йә Раббым, безнең гөнаһларыбызны да, бу мәетнең гөнаһларын да ярлыка һәм ана кабердә җиңеллек бир. Йә Рабби, бу мәетнең әҗерен арттыр һәм аның үлеменнән соң безне адаштырма.
133. Җеназа укылган вакытта мәет башы көнбатыш якка һәм аягы көнчыгыш якка юнәлгән килеш чалкан ята. Имам үзенә оеган кешеләрдән алдарак булып, мәетнең күкрәге турысында басып тора.
134. Җеназа намазына имам ике тәкбирне әйткәч килеп оеган кеше мәсбук булып, калган тәкбирләрен мәет урыныннан алынганчы, имамнан соң каза кыла. Ашыгыч булганда мәсбук сәнә, салават һәм доганы укымаса да дөрес була, соңгы өч тәкбирне әйтә дә, сәлам бирә.
135. Тәһарәт алып шөгыльләнсә, өлгерә алмый калырлык булган кешегә, җеназа намазын тәяммум белән дә укырга ярый.