Татарстан, Россия һәм дөньяның башка шәһәрләрендә һәм торак пунктларында 2023 елда Сабантуй бәйрәм итү расписаниесе.
2023 елда Татарстанда Сабантуй кайчан була?
10-11 июньдә бәйрәм чаралары республиканың барлык районнарында, Татарстанның авыл торак пунктларында, шул исәптән Әлмәт, Алабуга һәм Түбән Камада узачак.
Милли бәйрәм 17 июньдә Чаллыда , ә 24 июнь — Казанда уздырылачак.
Сабантуй — ерак заманнардан буыннан-буынга күчеп, үз асылын югалтмыйча, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгы булып киткән зур бәйрәм. Ул үз тирәсенә төрле милләт кешеләрен җыя, аларны якынайта, халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгыта, тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә чакыра.