* يُسْتَجَابُ ِلأَحَدِكُمْ مَا لَمْ يَعْجَلْ يَقُولُ دَعَوْتُ فَلَمْ يُسْتَجَبْ لِى*
         
«Ашыкмаганда гына дога кабул булыр. Дога кылдым да, кабул булмады, дию ашыгудыр». (Сахих Бохари: 7 к, 153 б; Сахих Мөслим: 2 к, 20 б. )
       
Дога кылуда, гыйлем әһелләре тарафыннан бәян ителгәнчә, бу нәрсәләр шарт:

1) Ашыкмау. Бик күп кешеләр дога кылалар да: «Инде күп дога кылдым, Аллаһыдан күп сорадым, кабул булмады», – дип ялыгып туктыйлар һәм өметсезләнеп дога кылмас булалар. Бу эш, әлбәттә, ярамый. Кабул булуына галәмәт кирәк күрелсен һәм кирәк күрелмәсен, һәмишә дога кылырга һәм Аллаһыдан сорарга, ялынырга тиешле. Бәндәчелек вазифасы шушы. Мәгәр, өметсез булмау һәм догадан ялыгып туктамау шарты белән: «Бик күп дога кылган идем, кабул булмадымы, вакыты җитмәдеме? Яки Аллаһы Тәгалә каршында ул эш минем өчен яхшы күрелмәдеме? Һаман бер әсәр дә беленми» дип фикерләү, иншә Аллаһ, әдәпсезлек булмас.

2) Соралачак нәрсә акыл һәм шәригать каравында мөмкин булмаслык нәрсә булмау. Чөнки мондый нәрсәләр хакында дога кылу Аллаһы Тәгаләгә: «Инде Син Үзең куйган тәртипне боз да, мин сораган нәрсәне бир!» – дигән сүз булганлыктан әдәпсезлектер.

3) Хәрам нәрсә хакында булмау. Моның сәбәбе ачык.

4) Һәркемнең үз кулыннан килә торган эш хакында булмау. Мәсәлән, эчәсе килгән вакытта, су була торып, Аллаһы Тәгаләдән су сорау кебек. Бу вакытта бәндәнең вазифасы дога кылып утыру түгел, бәлки шул суны алып эчүдер.

5) Ихлас белән булу һәм үзенең нинди нәрсә сораганын белү. Ихлас булмаганда коры тел белән дога кылуда гына күп мәгънә булмас

6) Догадан элек бәндәләр кулларыннан килергә мөмкин булган һәрбер сәбәпләрне кылып бетерү. Мөмкин сәбәпләрне кылмый торып ялгыз дога белән шөгыльләнү шәригать өйрәтмәсенә муафыйк түгел.