Соңгы елларда динебез күтәрелеп китте. Картлар да мәчеткә бик теләп йөриләр, яшь буын да динне теләп өйрәнә. Мине бер нәрсә борчый. Мәчеткә барып күп кеше муллага сәдака бирә. Корбан чалгач, корбан тиресенең акчасын да мәчеткә бирергә куша безнең авыл мулласы. Мәчетнең үз счеты булырга тиештер бит. Ул акчаларны мулла абзый үз кесәсенә генә салып утырырга тиеш түгелдер бит инде?
Мәчетнең бухгалтериясе юк икән инде, мәчеткә китерелгән сәдакалар, билгеле, мулла кулына бирелә.
Авыл мулласына имамлык иткәне өчен хезмәт хакы түләнми икән, ул нинди акчага яшәргә тиеш соң? Ислам дине буенча мулла бернинди дә мохтаҗлык кичерергә тиеш түгел. Аның бар эше дини китаплар укып халкына, авылдашларына гыйлем бирү, дин сабакларын укыту, аларны дин юлына тарту, Ислам диненең хак дин икәнлеген аңлатудан гыйбарәт булырга тиеш.
Авыл халкы мулланы үзе сайлап куя, ә Диния нәзарәте аны бары раслый гына. Шулай булгач, дөньялыкта авыл халкы үз мулласын карап торырга тиеш. Ә кыямәт көнне мулла имамлык иткән мәхәлләсенең һәр кешесе белән бергә чакырылып, алар өчен дә җавап тотар.
(Габделхак Саматов «Шәригать: вәгазь, хөкем, фәтва, җавап-савап, киңәшләр» китабыннан)