Мөселманнарга хәмер эчү тыела. Ул — хәрам, диелә. Ә башкортлар гомер-гомергә кымыз эчәләр. Кымыз градуслы һәм исертә. Моны ничек аңларга?

Һәрбер исерткеч нәрсә хәрамдыр. Әмма дәвалану максаты белән эчкән кымызның микъдары исерткеч дәрәҗәдә булмаса, аны эчү дөрес була. Һәм бу мәсьәләдә бәндә исерткечнең хәрам икәнен истә тотып, Аллаһы Тәгаләдән хакыйкый курку белән куркып, бу микъдарның исертми торган дәрәҗәсен үзе белеп билгеләргә тиеш.

(Габделхак Саматов, «Шәригать: вәгазь, хөкем, фәтва, җавап-савап, киңәшләр» китабыннан)