Бер танышымда аның анасыннан калган, гарәп хәрефләре белән язылган бик күп китаплар, дөресрәге, аларның аерым битләре бар. Аларны нишләтергә?

Китаплар бик нык таушалмаган, укырлык дәрәҗәдә булсалар, аларны мәчетләргә бирү яхшы. Укырлык дәрәҗәдә булмаса, аларны бергә төреп, кеше йөрми торган җиргә күмсәң дә була.

(Габделхак Саматовның «Шәригать» китабыннан)