* يَبْصَرُ أَحَدُكُمْ الْقَذَاةَ فِي عَيْنِ أَخِيهِ وَ يَنْسَى الْجِذْعَ فِي عَيْنِهِ*
«Сезнең берегез үзенең дин карендәшенең күзендә булган чүпне күрә, әмма үз күзендә булган хөрмә агачын күрми».
Бу хәдис кешеләрдә булган кечкенә гаепләрне күреп тә, үзләрендә булган зур гаепләрне санга алмый йөргән кешеләр хакында әйтелә. Бу эш, әлбәттә, иң яман эшләрнең дә яманрагыдыр.
Бу хәдистән гыйбрәт алу һәм мәгънәсе белән гамәл кылу һәр кемнән һәм һәр гасырдан бигрәк безнең бу гасырыбыздагы мөселманнар өчен лязем. Кешеләрнең гаепләрен эзләү күңел бозык булуга дәлилдер.