1990 елларда популяр булган, татар эстрада музыкасы үсешенә сизелерлек йогынты ясаган Гайфулла Абзалов, барыннан да элек, өлкән буын вәкилләренә билгеле.
Гайфулла Абзалов 1960 елның 14 маенда Свердловски өлкәсенең Түбән Сырга районы, Үрмәкле авылында туган.
Гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлагач, ул укуын Екатеринбургтагы музыка училищесында дәвам итә. 1991 елда Казанга күчеп килә, анда тиздән «Татар җыры»халыкара конкурсында җиңүче була.
2001 елда Абзалов Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укуын тәмамлый.
Хәзерге вакытта ул эстрада эшчәнлеген калдырып, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.
Гайфулла Абзалов — җырчы һәм композитор. Иң билгеле җырлары: «Килмә, килмә», «Әллә син, әллә мин», «Эзлим сине», «Ташлама мине», «Ландышлар», «Язгы яңгыр», «Гүзәлия», «Телисеңме» һ.б.